Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
28 Мая 2019, 11:26

“Сездә республиканың киләчәген күрәм”

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров эшкуарлар белән ачык диалог форматында көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде

Башкаланың “Книжка” бизнес-үзәгендә эшкуарлар өчен “Минем бизнес” үзәге ачылды. Шунда ук “Фабрика будущего” коворкинг үзәге дә эшли башлады.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров бизнес-инкубатор эше белән танышты, яшь белгечләр белән аралашты. Биредә яшьләр инновацион иҗаты үзәге, бизнес-акселератор, бизнес-инкубатор, коворкинг, технопорт, халык кәсебе, һөнәри эшчәнлек, социаль эшкуарлык, инжиниринг урын алган.
Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова бер мәйданда тәҗрибәле һәм эш башлаучы, инновацион эшкуарлар, иҗади кешеләр, фрилансерлар өчен шартлар булуын билгеләде.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкорт­станның киләчәген урта һәм кече бизнес үсешендә күрә.
— Зур предприятиеләр бездән башка да үсешәчәк. Безнең аларга комачау­ламавыбыз, ә аларның инвестицион программалары булу мөһим. Республиканың без позитив йогынты ясый алган икътисад өлеше — кече һәм урта бизнес. Мин сездә республиканың килә­чәген күрәм. Һәм минем бурычым — сезгә эшләргә уңайлы булсын өчен мөмкин кадәр күп тырышлык салу, — диде Радий Хәбиров “Минем бизнес” үзәге ачылуга җыелган республика эшкуарларына.
Радий Фәрит улы әйтүен­чә, бер-ике елдан республика кече бизнес өчен Клондайкка әйләнәчәк. Мо­ның өчен власть уңайлы мохит тудырырга тиеш.
Уфада инде бизнес-проектларны тормышка ашыру өчен инновацион мәйдан­чыклар эшли башлады. Шулай ук теркәлүдә булышлык итүдән һәм кирәкле документларны алудан башлап продукция экспортына ярдәм итүгә кадәр ярдәм күрсәтелә.
Республика җитәкчесе һәр муниципаль берәм­лектә хакимият башлыгының эшкуарлык буенча урынбасары вазыйфасын булдырырга кушты.
— Ул эшкуарлар арасында ихтирам казанган кеше булырга тиеш, — диде, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп. — Ул сезнең карарларыгызны тормышка ашыру­да фикердәш тә булсын.
Элеге очрашу вакытында эшкуарлыкны дәүләт орган­нары күзәтүе мәсьәләсе дә күтәрелде.
— Ике айга бер федераль власть органнарының урындагы структуралары җитәкчеләре катнаш­лы­гында киңәшмәләр үткәрә­чәкмен, — диде Радий Хә­биров. — Күзәтүчелек органнары халыкны җавапсыз эшкуарлардан сакларга тиеш. Әмма бу бизнеска юл бирмәү дигән сүз түгел.
Башкалада эшкуарлык инфраструктурасын булдыруга 2,5 миллиард сум акча бүленәчәк. “Минем бизнес” эшкуарлыкка мәгълүмати ярдәм үзәге тулы көченә эшли башлады, шундый ук үзәк 1 августтан “Торатау” Конгресс-холлында да ишекләрен ачачак.
Читайте нас