Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 17:17

Республика халкы активлык күрсәтте

26 майда республикада алдан тавыш бирү үтте. Дәүләт җыеылышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев матбугат конференциясендә моның нәтиҗәләре турында әйтте.

Дәүләт җыелышы-Корылтайга “Бердәм Русия” партиясеннән кандидат Рөстәм Әхмәдинуров иң күп тавыш җыйды (83 %). Ул Нефтекама шәһәренең Комсомол сайлау округыннан үтте. Лидерлар исемлегендә Уфаның Октябрь районындагы Солнечный сайлау округыннан Фәрит Гиндуллин да бар (60%).
— Конкурста һәр урынга биш кеше дәгъва итә иде. Шунысы да мөһим: алдан тавыш бирү кандидатларның рейтингын ачыклау өчен нигез булды. Чарада сайлаучылар берничә кандидатка тавыш бирә ала иде.
Гомумән, алдан тавыш бирүдә республка халкы актив катнашты. Бездә бу чарада сайлаучыларның 13,67 проценты катнашты. Русия буенча бу күрсәткеч 9,35 процент тәшкил итә. Сентябрьдә үтәчәк сайлауларда да республика халкы зур активлык күрсәтер дип ышанабыз, — диде Константин Борисович.
Рөстәм Әхмәдинуров һәм Фәрит Гиндуллин кандидатуралары тиздән Мәскәүгә җибәреләчәк. Анда партиянең Генераль советы аларның республика парламентына сайлауларда катнашуын раслаячак.
Читайте нас: