Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 11:02

Рөхсәтсез чүплекләр бетерәләчәк

Ил Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы, Русия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы узган ел “Экология” гомумдәүләт проектын әзерләп кабул иткән иде. Аңа ярашлы, Башкортстанда экология өмәләре узды.

Уфага ерак түгел урнашкан Князево авылы янында рөхсәтсез барлыкка килгән чүплек тирә-юньне генә түгел, су чыганагын да пычрата иде. Шушы көннәрдә бу урында тәртип урнаштырганнар.
Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы Уфа территориаль идарәсенең дәүләт контроле идарәсе начальнигы Василий Вахмянин әйтүенчә, бу эшкә өч КамАЗ йөк машинасы җәлеп ителгән.
"Экология" гомүмдәүләт проектына ярашлы, илдәге барлык рөхсәтсез чүплекләр юкка чыгарылырга тиеш. Моның өчен нәтиҗәле иҗтимагый контроль системасы булдыру зарур.
"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров апрель аенда Идел буе федераль округында экология тәрбиясе буенча куратор булып тәгаенләнде.
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: