Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 16:32

Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча совет булачак

Уфада "Торатау" Конгресс-холлында үткән, республиканың 100 еллыгына, республика Иҗтимагый палатасының 10 еллыгына багышланган V Гражданлык форумында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыгыш ясады.

Форумда 1300 кеше катнашты. Чувашстан, Самара и Ульяновск өлкәләре, башка төбәкләрдән иҗтимагый палата вәкилләре килгән иде. Төп тема коммерция карамагында булмаган секторга дәүләт ярдәме һәм урындагы, төбәк дәрәҗәсендә җәмәгать күзәтчелеге чаралары булды.
Пленар өлеш башланганчы республика җитәкчесе күргәзмә белән танышты.
- Бик кирәкле һәм мөһим эшегез өчен рәхмәт белдерәм, - диде ул. - Республикада эшли башлаганда социаль эшчәнлекнең үсеш алуы минем өчен ачыш булды. Бу юнәлештә эшчәнлекләре Русия Федерациясе дәрәҗәсендә үрнәк буларак кабул ителердәй оешмалар, кешеләр бар.
Радий Хәбиров республиканың коммерция карамагында булмаган секторны үстерүгә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Грант күләмен арттыру турында әйтте. Аларны бүлүдә анык, гадел схема булдыруны сорады, социаль эшкуарлыкның мөһимлеген билгеләде.
Пленар утырышта республика җитәкчесе төбәк Башлыгы каршында Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча совет булдыру тәкъдимен хуплады.
Арытаба ул иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә, республиканың җәмәгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Читайте нас: