Аның максаты – халыкара гуманитар һәм эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, шулай ук, туризм, мәдәният, мәгариф, спорт, яшьләр белән эшләү өлкәләрендә, сәүдә-сәнәгать мохитендә, шул исәптән экспортта, импортта, финанслауда, инвестицияләр һәм инновацияләрдә тупланган тәҗрибә һәм мәгълүмат белән алмашу.
Очрашу барышында яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары, шул исәптән Уфада “Евразиада” – милли спорт төрләре буенча Евразия уеннарын уздыру мөмкинлеге турында фикер алышты. Аларны әзерләү өчен тиешле оештыру комитеты булдырылачак.
– Башкортстанның Евразия уеннарын үткәрү идеясенә карата кызыксыну белдерүе – безнең өчен зур дәрәҗә. Төбәкнең теләсә нинди масштабтагы чараларны кабул итәргә әзер булуын белеп, хезмәттәшлек турында килешүгә кул куюыбыз шатландыра, – диде Андрей Бельянинов. – “Евразиада” югары дәрәҗәдә узар дип ышанам. Бу – безнең илдә генә түгел, дөньяда да әһәмиятле вакыйга булачак.
Радий Хәбиров республикада Ассамблея белән берлектә башка чаралар уздыру башлангычы белән чыкты. Шуларның берсе, аерым алганда, спорт һәм мәдәниятнең милли төрләре буенча Евразия фестивале булырга мөмкин, ул “Евразиада”га әзерлекнең мөһим этабы булачак.
– Безгә Ассамблея тәкъдим иткән проект бик кызыклы. Чөнки Башкортстан Евразия йөрәге булып тора, һәм биредә бик күп мәдәни, спорт чаралары уза. Бүген Уфаның “Евразиада” үткәрүгә кандидат итеп сайлануы турында килештек. Бу бик зур, җитди вакыйга, – диде төбәк җитәкчесе. – Без оештыру комитетын булдырачакбыз, һәм спорт инфраструктурасын, чараларны әзерләү, тиешле сөйләшүләр үткәрү буенча эшләячәкбез. Бу илебезнең һәм, әлбәттә инде, Башкортстанның иң чагу мәдәни вакыйгаларының берсе булачак.