Благовар хәбәрләре
+30 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
28 Мая 2019, 13:06

Балаларга пычак белән ташланган

Җәрәхәт алган 18 кешенең 16сы беренче сыйныф укучысы була.

Япониянең Кавасаки шәһәрендәге шәхси мәктәп янында урнашкан тукталышта пычак белән коралланып алган ир иртән иртүк кешеләргә ташланган. Балаларның коточкыч фаҗигагә дучар булуы аеруча кызганыч. Җәрәхәт алган 18 кешенең 16сы беренче сыйныф укучысы була. Нәтиҗәдә, кызларның берсе үлә.
Алардан тыш, бер хатын белән ир зыян күрә, соңгысы тән җәрәхәтләреннән дәваханәдә үлә. Ул мәктәп укучысының әтисе була.
Соңыннан ачыклануынча, бер гаепсез кешеләрне кырган ир полиция килгәнче үз-үзен чәнчеп үтерә.
Бу шәхси уку йортында мәктәпкәчә яшьтән алып, өлкән сыйныфка кадәр кызлар белем алган була.
Фаҗигадән соң укулар туктатыла.
Читайте нас