Смартфон, суыткыч, кер юу машинасы ишеләргә халыкның 48 процентының акчасы юк. Бигрәк тә яшь һәм пенсионерлардан гына торган гаиләләр акча юклыктан интегә.
Кирәкле көнкүреш техникасы ватылу һәм хезмәт хакы тоткарлану бу гаиләләрне хәерчелек чигенә китереп тери. Бу чикне русиялеләрнең 15 проценты үткән инде: алар ашарга чак-чак җиткерә, ә кием сатып алырга һәм коммуналь хезмәтләргә түләргә инде акчалары юк.
“Росстат” мәгълүматлары буенча, русиялеләрнең яртысыннан күбрәге (55,2 проценты) аена 27 мең сумнан азрак акча ала, ә һәр дүртенче кешенең айлык кереме 15 мең сумга да җитми.
Шулай да, былтыргы белән чагыштырганда, эш хакыннан эш хакына яшәүчеләр саны 49,8 проценттан 48,2 процентка кадәр кыскарган.