Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 11:11

Федераль трассаларда видеокамералар урнаштырыла

Республика аша үтүче федераль трассаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фото һәм видеотеркәүче чаралар урнаштыру тәмамланып килә. Аларны Президент Владимир Путинның май указына ярашлы "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында кулланышка кертәчәкләр.

- Бүгенгә республикада 162 комлекс урнаштырылган. Әлеге участокларда аварияләр юк диярлек. Бу фото һәм видеотеркәү юлы белән яхшы нәтиҗәгә ирешү турында сөйли, - ди республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Динар Гыйльметдинов.
Быел җәй республика территориясендә М5 һәм М7 федераль трассаларында барлыгы 57 яңа фото һәм видеотеркәү комплексы эшли башлаячак. Проектка акча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.
Федераль трассаларда илледән артык камера - бу әле эшнең башы гына. Шундый ук эшләр республика әһәмиятендәге юлларда да алып барыла. Тагын 232 җайланма Башкортстанда быел урнаштырылачак.
- Авария участокларын ачыклыйбыз, алар буенча конкрет чаралар күрәбез. Тулаем алганда, быел "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты чараларын тулысынча үтәүне тәэмин итәргә кирәк, - ди Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: