Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 11:14

Чемпионаттан - зур җиңүләр яулап!

“Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) VII чемпионаты финалының җиңүчеләре бүләкләнде.

Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шул максаттан республикада “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Кичә Казанда “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) VII чемпионаты финалының җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды. Ярышларда безнең республиканың һөнәр ияләре дә сынатмады, алар чемпионатта үз осталыкларын күрсәтеп, зур җиңүгә иреште.
Билгеле булуынча, Башкортстан җыелма командасы составындагы 64 кеше 27 компетенция буенча көч сынашты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә үтте.
Менә алар — җиңүчеләребез:
Алтын — “Электромонтаж” компетенциясе буенча Павел Шитовта (Нефтекама нефть колледжы) һәм “Веб-дизайн һәм разработка” компетенциясе буенча Дмитрий Авдикеевта (Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжы);
Көмеш — “1С платформасында бизнес өчен IT чишелешләр: Предприятие 8” компетенциясе буенча Олег Вәлиуллинда (Бәләбәй гуманитар-техник колледжы) , “Мода технологиясе” компетенциясе буенча Дарья Андреевада (Уфа дәүләт технология һәм дизайн колледжы), “Эретеп ябыштыру технологияләре” компетенциясе буенча Александр Шәяхметовта (Нефтекама машиналар төзү колледжы).
Бронза — “Ташны архитектур эшкәртү” компетенциясе буенча Илнур Закировта (Сибай төзелеш һәм сервис колледжы), “Хезмәт хәвефсезлеге” компетенциясе буенча Евгений Копаневта (Салават индустриаль колледжы);
“Графика дизайны” компетенциясе буенча Анна Донская (Стәрлетамак күппрофильле һөнәри колледжы) һөнәри осталык өчен медальон белән бүләкләнде.
Октябрьский шәһәренең 22нче мәктәбе укучылары Артур Насыйбуллин белән Булат Хөсәенов та әлеге чемпионатта иң-иңнәр рәтендә булды. 14 яшьлек үсмерләр “Челтәрле һәм системалы администраторлык итү” компетенциясе буенча үз осталыкларын күрсәтеп, бронза медаль яулады.
WorldSkills Russia чемпионатының “Тәҗрибәлеләр осталыгы” юнәлеше буенча да җиңүчеләребез бар. Безнең республикадан 50+ яшь категориясендәге һөнәр ияләре 5 компетенция буенча көч сынашкан иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча “Лаборатория химик анализы” компетенциясе буенча Уфа ягулык-энергетик колледжыннан Лилия Зәйнуллина — бронза, “Графика дизайны” компетенциясе буенча Стәрлетамак күппрофильле һөнәри колледжыннан Марис Алладинов һәм “Хезмәт хәвефсезлеге” компетенциясе буенча Салават индустриль колледжыннан Светлана Стафеева көмеш медальгә лаек булды.
Җиңүчеләребезне ихлас котлыйбыз!
Билгеле булуынча, һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта уза. Ярышларда 60тан артык илдән 1600гә якын яшь белгеч катнашачак.
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: