Благовар хәбәрләре
+29 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
27 Мая 2019, 06:10

Башлангыч мөмкинлекләргә юл ача

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән "Инвестчас" республикада яшәүче малтабарларны борчыган бик күп мәсәләләрне хәл итәргә ярдәм итте. Нефтекама шәһәрендәге "ЛДЦЕО "Доктор ОЗОН" оешмасы җитәкчесе Андрей Иващенко күптән түгел генә шушы чарада катнашты.

- Республикада эшкуарлыкны үстерү киң җәелдерелгән. Бу хокукый документларның камилләшүендә, дәүләт ярдәмендә, төрле конкурслар оештыруда да ачык чагыла. Кызганычка каршы, без аларның һәркайсын белмибез. Хөкүмәт күрсәткән ярдәмнең дә һәркайсы турында хәбәрдар түгелбез. Радий Фәрит улы оештырган бу чаралар һәр
сорауга җавап табарга ярдәм итә, - диде ул.
Медицина юнәлеше буенча эшчәнлек җәелдергән Гүзәл Фазлыева да үзенең "Инвестчас"та катнашуының зур мөмкинлекләр ачуын билгеләде. Әлеге эшкуарлар Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) проектында катнашырга да ниятли.
Шушы ук шәһәрдә яшәүче Рәис Сәетхуҗинның "Компания Прайм" оешмасы үз эше белән шөгыльләнүчеләргә эш өчен мәйдан тәкъдим итү белән шөгыльләнә.
- Безнең кабинетлар заманча җиһазландырылган, сөйләшүләр алып баручыларга уңайлы шартлар турылган. Шул ук вакытта без бухгалтер, юридик хезмәт күрсәтү белән дә шөгыльләнәбез. Күптән түгел 2 миллион сумлык субсидия алдык. Бу безнең эшчәнлекне үстерүгә зур ярдәм булды, - ди ул.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроект
#ВладимирПутин
Читайте нас