Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
24 Мая 2019, 12:56

Проектлар этәргеч көч булып тора

Чираттагы малтабарлар сәгате бик нәтиҗәле булды, кабул итүгә килгән шәхси малтабарларның, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларының һәм власть вәкилләренең үзара эшлекле аңлашуы форматында үтте.

Мөрәҗәгать итүләргә караганда, алдан уйлап эш итүчеләр бер урында тормый, үсеш юлларын, эшчәнлекне киңәйтү ысулларын эзли, районда өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру теләге белән яна.

Мәсәлән, эшкуар Елена Климованың идеясе кызык, ул Языково авылы паркы янында күчмә сәүдә объекты урнаштыру өчен арендага җир участогы алу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Шунысын билгеләргә кирәк, мәгълүм проект көнүзәк. Киләчәктә парк территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Аның янында күчмә сәүдә объекты урнашса, бик яхшы булыр, паркта ял итүче балалар, яшь гаиләләр, яшьләр эчемлекләр, туңдырма һ.б. сатып ала алыр иде. Е.Климова вәкилен тыңлаганнан соң киңәшмәдә катнашучылар шундый фикергә килде.

(Дәвамы "Благовар хәбәрләре" гәзитенең чираттагы санында).

Айсылу Хәсәнова.
Читайте нас