Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2019, 18:09

“Абитуриент-2019” уйланырга мәҗбүр итте

Район хакимияте ярдәме белән Мәшгульлек үзәге оештырган “Абитуриент-2019” уку урыннары күргәзмә-ярминкәсе бай эчтәлекле булды һәм ифрат файдалы үтте.

Анда 10 мәктәптән 219 укучы, Бүздәк колледжының Языководагы филиалыннан 15 студент, югары уку йортын тәмамлаган 5 кеше, республиканың 11 уку йорты вәкилләре, рәсми вәкилләр, педагоглар һәм ата-аналар катнашты.
Традиция буенча район Мәдәният сараеның бер залында уку йортлары үзләренең чагу мәгълүмат стендларын тәкъдим итте. Укучылар андагы мәгълүматны игътибар белән өйрәнде, студентларга сораулар бирде, белешмәләр һәм буклетлар алды. Теләге булганнар һөнәри юнәлеш буенча тест үтте, аны Мәшгульлек үзәге инспекторлары А.Р.Әхтәмова һәм Г.Ф.Сайранова оештырды.
Ярминкәдә катнашучыларны район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе А.Р.Мофазалов сәламләде һәм, мондый чараларны үткәрү мәктәп тәмамлаучыларга белем бирү эшчәнлеге өлкәсендә алдынгы технологияләр белән танышырга, преподавательләр һәм студентлар белән очрашырга, үзләренең мөмкинлекләрен бәяләргә шартлар тудыра. Районны үстерү, авылны тергезү, милли проектларны гамәлгә ашыру өчен предприятие һәм учреждениеләргә барлык тармак буенча да квалификацияле кадрлар кирәк, шуңа кадрлар әзерләү һәм яңадан укыту район өчен мөһим бурычларның берсе булып тора, диде .
Артабан сәхнәгә уку йортын тәмамлаганнан соң, районга кайтып уңышлы эшләп йөрүчеләр чыкты. Болар — Анна Жукова, Денис Зыязетдинов, Илгиз Гафаров, Алексей Замятин, Ульяна Мөхәммәтҗанова, алар эш урыннарында үзләре турында яхшы тәэссорат калдырырга өлгергән.
Районның Мәшгульлек үзәге белгечләре өчен лаеклы бүләк алу куанычлы вакыйга булды. Районара мәшгульлек үзәге директоры Н.Р.Шәймәрданов Д.Р.Кузнецовага — БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан Мактау кәгазе, А.Х.Нуриәсламовага Рәхмәт хаты тапшырды.
Шулай ук берничә уку йорты — Мәшгульлек үзәге һәм уку урыннары ярминкәсе партнерлары да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Араларында Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжының Языково авылындагы филиалы да бар иде.
Мәшгульлек үзәге директоры З.Р.Галимова, җыелучыларны мөһим вакыйга уңаеннан ихлас котлап, һөнәри юнәлеш өлкәсендә алып барылучы эш белән таныштырды. Мәсәлән, учреждение “Турникетларсыз атна” Бөтенрусия акциясендә катнашкан. “Минем шәһәрем — минем предприятиеләрем” класстан тыш һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Языково урта мәктәбе укучылары “Благоварпластмасс” ҖЧҖ һәм үзәк район дәваханәсендә булган, Мирный урта мәктәбе укучылары эчке эшләр бүлеге тормышы белән танышкан. Шулай ук Таң урта мәктәбенең 23 укучысы “Урожай-ВГ” ҖЧҖгә сәфәр кылган, авыл хуҗалыгы колледжы студентлары һәм Языково укучылары “Благоварпластмасс” ҖЧҖгә барып, эш процессын үз күзләре белән күргән. “Онлайн режимда укучыларга бердәм һөнәри юнәлеш бирү көне” кысаларында “Киләчәк өчен команда” мәгълүмат ресурсында 77 укучы тест үткән.
Уку урыннары ярминкәсендә катнашучыларда икътисад фәннәре докторы, өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном учреждениесе директоры У.А.Назарованың чыгышы зур кызыксыну уятты.
Уку йортлары тәкъдим иткән оригиналь чыгышлар – визит карточкалары беркемне дә битараф калдырмады. Ярминкәдә катнашучы үсмерләр файдалы мәгълүмат туплап кына калмады, ә һөнәр һәм уку йорты сайлауда ярдәм дә алды. Оештыручылар мәгълүм чараның уңышлы үтүендә “Благовар” кулланучылар җәмгыяте, мәгариф бүлеге һәм мәдәният идарәсенең өлеше зур булуын билгеләде.
Эльвира Хәсәнова.
Читайте нас: