Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2019, 13:27

Владимир Путин Профсоюзлар федерациясе съездында катнашты

Владимир Путин Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясенең X съезды утырышында чыгыш ясады.

Форумда профсоюз оешмаларыннан 650дән артык делегат, дәүләт хакимияте органнары, эш бирүчеләр берләшмәләре, сәяси партияләр, фәнни һәм иҗади җәмәгатьчелек, чит ил профүзәкләре һәм хезмәт ияләре хокукларын яклау буенча халыкара ассоциацияләр вәкилләре, профсоюз хәрәкәте ветераннары катнашты.
Съездда 2015 елның февраленнән 2019 елның маена кадәрге чорда ФНПР эшчәнлегенең нәтиҗәләре, шулай ук киләчәккә бурычлар һәм эш программасы турында фикер алыштылар.
- Без сезнең белән беренче тапкыр гына очрашмыйбыз, һәм миңа Русиянең иң эре профсоюз берләшмәсе вәкилләре белән аралашу һәрвакыт күңелле, бигрәк тә Халыкара хезмәт оешмасының 100 еллыгы уңаеннан.
Профсоюзларның роле аеруча зур. Сез гражданнарның хезмәт хокукларын яклау өчен законнар нигезендә киң вәкаләтләр бирәсез, һәм сезнең бу өлкәдә дәүләт белән ышанычлы партнерлыкның уникаль тәҗрибәсе бәяләп бетергесез. Профсоюз оешмалары актив эшли һәм, шуның белән бергә, хезмәт коллективлары һәм эш бирүчеләр арасында нәтиҗәле коммуникацияләр системалары булдырыла, хезмәт хакын арттыру, хезмәт, ял шартларын яхшырту белән бәйле мәсьәләләр нәтиҗәле хәл ителә.
Сезнең белән уртак эшебезнең иң мөһим юнәлешләренең берсе - социаль партнерлык механизмнарын камилләштерү. Безнең сезнең белән, хөрмәтле коллегалар, уртак бурычлар һәм уртак максатлар бар, - диде ил Президенты чыгышында.
#ВладимирПутин
Читайте нас: