Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2019, 13:29

Владимир Путин Меркель һәм Макрон белән телефоннан сөйләште

Владимир Путинның Германия Федератив Республикасының Федераль канцлеры Ангела Меркель һәм Франция Республикасы Президенты Эммануэль Макрон белән телефоннан сөйләште.

Русия Президенты Донецк һәм Луганск өлкәләре регионнарының аерым статусы турында закон үз көченә керүнең өстенлеге, амнистия үткәрү, элек килешенгән участокларда хәрби көчләрне ераккарак аеру, шулай ук Донецк һәм Луганск өлкәләре белән Киев арасында турыдан-туры диалогны җайга салу адымнары турында янә искә төшерде.
Әңгәмәдәшләрнең игътибары Югары Рада кабул иткән "Дәүләт теле буларак, украин телен файдалануны тәэмин итү турында" дискриминацион законга да юнәлтелде.
Сүрия проблематикасы буенча фикер алышу, шул исәптән радикаль хәрби формированиеләр тарафыннан Идлибда сугыш хәрәкәтләрен туктату режимын бозу очраклары турында да фикер алышу үткәрелде. Русия Президенты коллегаларына Төркия белән берлектә Сүриянең төньяк-көнбатышындагы хәлне тотрыклыландыру, кешеләрне яклау һәм террорчылык хәвефен нейтральләштерү буенча күрелә торган чаралар турында хәбәр итте.
Иран атом-төш программасының уртак гамәлләр планы буенча фикер алышу барышында Халыкара тотрыклылыкны һәм иминлекне саклауда төп фактор булып торучы әлеге килешүне саклауның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Алар Русия, Франция һәм Германия арасында сәүдә-икътисади өлкәдә Иран белән үзара файдалы хезмәттәшлек итү яклы.
Өч ил лидерлары Европа Советында (СЕ) Русия делегациясенең парламент ассамблеясендә (ПАСЕ) төп вәкаләтләреннән хокуксыз рәвештә мәхрүм итү нәтиҗәсендә барлыкка килгән вәзгыятьне җайга салу яклы булуларын белдерде. Министрлар комитеты утырышы нәтиҗәләрен һәм Франциянең бу комитет рәисе хокукына керешүен исәпкә алып, Русия делегациясенең ПАСЕда хокукларын тулы күләмдә тергезүгә принципиаль караш хупланды.
#ВладимирПутин
Читайте нас: