Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2019, 13:23

Грант аласыгыз киләме?

Ул Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнә. Конкурс сайлап алуы нәтиҗәсендә ул түбәндәге чараларны гамәлгә ашыру өчен биреләчәк:

- чит ил студентларын югары белем бирү программалары буенча укуга җәлеп итү өчен, җәйге һәм кышкы мәктәпләр, чит илләрдәге филиаллар һәм илчелекләр системасын да кертеп, Русия мәгарифен чит илләрдә алга этәрүнең дәүләт ярдәме механизмын булдыру, шул исәптән, дөньяның үсешкән 10 иленең матбугат чараларында Русия мәгарифе турында мәгълүмат бирү юлы белән;
- Русия икътисадының экспортка юнәлтелгән секторларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, партер илләрнең референт төркемнәре һәм дөнья базарының территориаль-тармак сегментлары буенча мәгариф экспортына ярдәм итү һәм аны үстерү программасын булдыру;
- партнер илләрдә гомуми белем бирү предметларын тирәнтен өйрәнүне популярлаштыруны тәэмин итүче, балалар һәм педагоглар өчен 50 ресурс үзәге булдыру.
- Русия вузларында укучы чит ил гражданнарының санын, 2017 елдагы белән чагыштырганда, ике тапкыр арттыру;
- заман таләп иткән (дефицит) юнәлешләр буенча Русия вузларын тәмамлаган чит ил студентларының 5 проценттан да ким булмаган өлешен Русия компанияләренә эшкә урнаштыру;
- 2024 елга Халыкара аккредитация үткән 60 оешмадан биштән дә ким булмаган мәгариф программаларын гамәлгә ашыру.
Конкурста катнашу өчен оешма документлар кабул ителә башлаган көннән алып, 30 календарь көн эчендә Русия Фән һәм мәгариф министрлыгына заявка җибәрергә тиеш. Һәр чара өчен грантлар күләме билгеләнгән.
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: