Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 Май 2019, 18:31

Санлы телевидениегә октябрьдә күчәчәкбез

"Санлы икътисад" гомумдәүләт проектына ярашлы, ил төбәкләре быел санлы телевидениегә күчеп бетәргә тиеш. Русиянең Санлы үсеш министрлыгының аныкланган планы буенча, республикада аналог телевидениесе сигналы 14 октябрьдә туктатылачак.

Русиянең Европа өлешендәге Башкортстанда иң күп тапшыргычлар урнашкан, алар ярдәмендә бүген 20 каналны санлы сыйфатта бушлай карарга мөмкин. Әмма республика территориясенең 5 проценты санлы сигнал зонасыннан читтә калды. Бу торак пунктларда юлдаш җиһазлары урнаштырырга тәкъдим ителә.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, федераль социаль өстәмә алучыларга һәм бала пособиесе алучы аз тәэмин ителгән гаиләләргә республика властьлары ярдәм итә. Башкортстан — Русиядә бу категория гражданнарга юлдаш җиһазларын дәүләт исәбенә куючы бердәнбер төбәк. 4,5 мең кеше юлдаш тәлинкәләрен алган да инде. Дәүләт ярдәме алучылар санлы телевидение җайланмасын сатып алу өчен 1 мең сумга кадәр компенсация алырга мөмкин.
Санлы телевидение сигналы кабул ителмәгән торак пунктлар турында мәгълүматны РТРСның 8 800 220 20 02 “кайнар элемтә” телефоны буенча яисә смотрицифру.рф сайтында белергә мөмкин.
Президент Владимир Путин ил төбәкләренә санлы телевидение кертү мәсьәләләрен җентекле һәм сак хәл итәргә кирәклеген белдерде.
#национальныйпроект
#нацпроект
#ВладимирПутин
Читайте нас: