Шул көннән авылда тагын бер гаилә учагы кабына. Һәм шул чакта яшьләрнең баш очында бәхет йолдызы да кабынган булгандыр, күрәсең, чөнки гомер китапларында аларга озын, матур тормыш юлы үтәргә язган. Әнәс Игдислам улы һәм Зәкия Габделислам кызы Исламовлар гаиләсен бүген авылда яше дә, карты да ихтирам итә. Ә бу хөрмәтне алар күпьеллык намуслы хезмәтләре, күркәм кешелек сыйфатлары белән яулаган.
Әтиебезнең балачак һәм яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә. Тугыз яшеннән туган хуҗалыгында эшкә чыга: тәүдә колхоз бакчасын саклый, соңыннан төрле эшләр башкара. Артабан озак еллар терлекчелектә эшләде.