Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2019, 11:39

Район гәзитенә — ташламалы язылу

Әле шундый вакыт, үсенте, орлык, йорт кошлары, җәйге кием-салым һәм башкасын сатып алу һәркайсыбызның көн үзәгендә тора, һәм бу чорда нәрсәдә дә булса акчаны янда калдыру мөмкин дә түгел сыман.

Әмма, әгәр сез икенче яртыеллыкка район гәзитенә матбугатка льготалы язылу ункөнлегендә, ягъни майның 16сыннан 26сына кадәр, язылсагыз, 100 сумны янда калдыра аласыз. Бер карасаң, бу әллә ни зур акча да түгел сыман, әмма түли башласаң сизелә.

Моңардан тыш, редакциягә язылу квитанциясе күчермәсен җибәрсәгез, бүләк отарга да мөмкин, төп бүләк — манты пешерү савыты. Шулай итеп, ункөнлек вакытында “Благовар хәбәрләре”нә 871,74 сумга язылырга мөмкин. Сугышта катнашучыларга, 1 һәм 2 төркем инвалидларга ул аннан да арзанга төшә – 801,06 сум (тиешле документлар булу шарт).

Гаилә бюджетында район гәзитенә язылуга да акча табарга тырышыгыз һәм гәзитебезнең тугры дуслары булып калыгыз. Чөнки анда сез яңалыклар, хезмәт кешеләре турында мәкаләләр, киңәшләр, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүләр — бер сүз белән әйткәндә, туган җирнең бүгенге тормышы турында белә аласыз.

Редколлегия.
Читайте нас: