— Тәүге өч айда 300дән артык сатып алучыны хезмәтләндердек. Алар безнең эштән бик канәгать калды. Клиентларыбыз саны көннән-көн арта бара. Безнең эштә шунысы иң яхшы нәтиҗә, дип саныйм, — ди оптика хуҗасы Рөстәм Сәетгалиев.
— Бүләк уйнатуда безнең оптикада товар сатып алган 100гә якын кеше катнашты. Аларның кайберләре шундый зур бүләкләр уйнатылуына ышанып та бетмәгән иде. Ә соңыннан тоташ уен процедурасының чын һәм гадел булуына үз күзләре белән күреп инандылар. Җиңүчеләр исемен лототроннан өлкәннәр белән бергә килгән бер кызыкай сайлап алды.
(Дәвамы "Благовар хәбәрләре" гәзитенең чираттагы санында).