Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 14:04

Күмәк көч яу кайтара

Бетмәс-төкәнмәс дөнья мәшәкатьләрен беразга гына читкә куеп, узган шимбә авылдашларым белән Чатра зиратын тәртипкә китерергэ җыелдык.

Сүз дә юк, авылыбызда һәркем газиз туганннары, якыннарының каберләрен тәртиптә тотарга тырыша. Әмма, беркеме дә бүгенге көндә исән булмаганнарның да каберләре бар бит әле, гомум территория бар. Аларны да чистартып, карап торырга кирәк түгелмени?
Өмәләр күптән булганы юк иде. Шуна да зират эчендә-тышында күп кенә чуп җыелган, шактый гына территорияне кыргый чия басып киткән.
“Кем килсен инде өмәгә, һәркемнен эше күп бит”— дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. Шулай да “бисмилла” әйтеп тәвәккәлләдек. Аллага шөкер, бу чарага егермедән артык кеше, аларнын яртысы дип әйтсәм дә ялгышмам яшьләр: авылда яшәүче һәм бүгенге көндә чит авылларда, шәһәрләрдә тормыш итүче чатралылар җыелды. Күмәкләшеп 4-5 сәгать эчендә зират эчен чүпләрдән арындырдык, корыган, ауган агачларны кисеп чыгардык. Бу көнне өч трактор тележкасы чуп түктек.
Эш арасында, әлбәттә, күптән курешмәгән авылдашлар белән дә рәхәтләнеп аралашып, чатралыларны борчыган проблемаларны хәл итү юлларын уйлашып, алдагы көнгә куелган планнар белән дә бүлешеп өлгердек.
Кадерле авылдашларым! Өмәгә килгән, шәхси вакытын, көчен сарыф иткән барчагызга да чиксез рәхмәтләремне белдерәсем килә. Оештыруга үз өлешен керкән Альмира Имаевага да саваплар яусын. Шушы авылда хуҗалык иткән фермер, шәхси малтабар Булат Йосыповка чуп чыгару өчен техника белән тәэмин иткэне өчен ихлас рәхмәт!
Бу чаранын киләчәктә дә дәвамы булып, авылдашларны берләштергән матур бер традициягә әйләнүен телән калам.
Айсылу Хәсәнова.
Читайте нас: