Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 18:25

Ирекмән кирәкме? Шалтыратыгыз!

Районда яшәүчеләрнең барысы да санлы телевидениегә күчүгә әзер түгел. Бу, беренче чиратта, телесигналны тышкы яисә бүлмә антеннасы аша кабул итүчеләргә кагыла.

Республикада махсус уку үткән 3 мең ирекмән мәгълүм эшкә җәлеп ителгән, алар аз хәрәкәтләнүчән һәм өлкән яшьтәгеләргә санлы телевидениегә күчү өчен җиһазны көйләргә ярдәм итә һәм моны бушлай гамәлгә ашыра. Республиканың барлык шәһәр-районнарында ирекмәннәр белән эшләү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Йорт буенча йөргәндә ирекмәннәр махсус кенәгә күрсәтергә тиеш. Санлы приставканы көйләү өчен телефон аша заказ бирергә кирәк, аның буенча сезгә консультация ясаячаклар, ә өлкәннәрнең йортларына киләчәкләр. Приставка көйләүгә телефон аша заказ бирү хәвефсезлек гарантиясе дә булып тора.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, ирекмәннәр һәр җирдә аңлату эшләре алып бара. Алар санлы приставкаларны көйләргә бары тик өлкән яшьтәгеләргә яисә аз хәрәкәтләнүчән гражданнарга гына ярдәмләшә, анда да телефон аша заказ бирелгән булса гына. Ирекмәннәр юлдаш тәлинкәләрен урнаштыру белән шөгыльләнми. Бала пособиесе алучы аз тәэмин ителгән гаиләләргә яисә социаль өстәмә түләү алучы пенсионерларга “СпутникТелеком” АҖ тәлинкәләре генә бушлай урнаштырыла, мәгълүм оешма хөкүмәт күрсәтмәсен үти.
Районда санлы телевидениегә күчү буенча аңлату эшләре актив алып барыла. Моның турыда мәгълүмат район хакимиятенең рәсми сайтында урнаштырылган, район гәзитендә даими рәвештә мәкаләләр басыла, урыннарда мәгълүм эш авыл биләмәләре башлыкларына йөкләтелгән.
Ирекмәннәр дә үз өлешен кертә. Авылларда аларны биләмә башлыклары озатып йөри.
— Ирекмәннәр ярдәме таләп ителсә, 2-22-49 телефоны аша шалтыратырга кирәк, — ди район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе, санлы телевидениегә күчү буенча җаваплы Андрей Кузнецов.
Төбәк “кайнар линиясе” саннары 8 800 347 00 55. Калган барлык сораулар буенча 8-800-220-20-02 саннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Читайте нас: