Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2019, 16:57

Съездга рәхим итегез!

15-18 майда Уфада "Торатау" конгресс-холлы бинасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының III халыкара съездын үткәрү планлаштырыла.

Шул уңайдан каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының III халыкара съездын оештыру комитеты утырышларын, конференцияләр һәм семинарлар темаларын формалаштыру, "түгәрәк өстәл"ләр, презентацияләр, әлеге чарага багышланган матбугат конференциясе үткәрү, чараның эш программасын раслау эше бара.
Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, республика Хөкүмәте Аппаратының сәнәгать, эшкуарлык, табигатьтән файдалану, туризм һәм мәгълүмати технологияләр департаменты, Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетлары, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте чараның оештыручылары булып тора.
Читайте нас: