1856 елда беренче тапкыр Австралиядә эшчеләр, сигез сәгатьлек эш көненә күчүне таләп итеп, каршылык акцияләре үткәрә. Озак та үтми, аларның башлангычын Канада һәм АКШ эшчеләре күтәреп ала. 1886 елның 1 маенда Чикагода үткән демонстрация исә полициянең көч куллануы һәм канкоеш белән тәмамлана. Шуңа бәйле 1889 елның июлендә Парижда II Интернационал конгрессы эшчеләрнең хокукларын яклап, һәлак булганнар истәлегенә ел саен 1 май демонстрацияләре үткәрү турында карар кабул итә.
Русиядә беренче бәйрәм чаралары һәм акцияләре 1891 елда Санкт-Петербургта үтә. 1918 елда исә РСФСР Хөкүмәте 1 майда дәүләт бәйрәмен — Интернационал көнен билгеләү турында карар кабул итә. 1972 елда “1 май — Эшчеләрнең халыкара теләктәшлек көне” исемен ала һәм 1, 2 майда билгеләнә башлый. СССР таркалу һәм илдә вәзгыять үзгәрүгә бәйле 1992 елда ул көннең исеме Яз һәм Хезмәт бәйрәме итеп үзгәртелә. 2 май исә 2005 елга кадәр бәйрәм көне буларак кала. 2004 елның 29 декабрендә “Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 201нче санлы Федераль закон кабул ителгәннән соң гына ул бәйрәм көннәре исемлегеннән төшеп кала. Шулай итеп, хәзер Русиядә 1 май гына бәйрәм көне булып тора.
Хәер, рәсми рәвештә шулай булса да, соңгы чорда 1 майны бер генә көн билгеләгәнне тарих хәтерләми. Дөресрәге, май бәйрәмнәрендә язның иң гүзәл вакыты һәм язгы эшләрнең иң кызган чоры булуын исәпкә алып, ил җитәкчелеге махсус рәвештә көзен, кышын булган ял көннәрен нәкъ шушы чорга күчерү хәстәрен күрә. Бәйрәмнең асылына туры китереп, әйдә ил халкы җиң сызганып иркенләп эшләсен дә, эштән соң күңел булганчы ял да итсен дип эшләнә бу. Һәм күпчелек шулай итә дә. Һәрхәлдә, совет заманындагы бөтенхалык демонстрацияләре хәзер инде тарихта калып бара. Нигездә аерым партия җитәкчелегендә күпчелек гомер көзенә кереп баручы аерым категория гражданнар гына бу көнне транспарантлар күтәреп урамнарга чыга. Күпчелек исә бакчасында казына, май кояшы, язгы табигать белән хозурланып, дус-ишләрен, туган тумачаларын җыеп табын кора, шашлык кыздыра. Әлбәттә, бу чаралар да җәмгыятьнең берләшүенә, кешеләрнең бер-берсенә якынаюына хезмәт итә.
Ә инде эшчеләрнең, гомумән эш кешесенең хокукларын яклауга килгәндә, бу мәсьәләләр хәзер дәүләт җитәкчелегенең иң җитди игътибар үзәгендә тора. Һәрхәлдә бүген инде Русиядә генә түгел, дөньяның башка дәүләтләрендә дә сигез сәгатьлек эш көне таләп итеп урамга каршылык акциясенә чыгу ихтыяҗы калмады. Эшчеләргә игътибар юклыгына да зарланасы түгел. Республиканы алганда гына да, ай саен хезмәт алдынгыларына иң югары дәрәҗәдә дәүләт бүләкләре тапшырыла, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан һәр тармак хезмәткәрләре аерым тәбрикләнә, отпуск алу, ялга бару, өстәмә ташламалар юллау өчен дә бернинди каршылыклар юк. Ә инде хезмәт кешесенең хокуклары бозылуга бәйле ниндидер мәсьәләләр килеп туа икән, ул шунда ук республика җитәкчелегенең иң җитди игътибар үзәгенә алына. Әйтик, узган атнада Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хезмәт хакы буенча бурычлар мәсьәләсенә аерым тукталып, иң кыска вакытта хәлне төзәтү, хезмәтчәннәргә тиешле акчаларын биреп бетерү бурычы куйды. Эш шунда, соңгы айларда бу мәсьәләдә республикада хәл берникадәр яхшы якка үзгәрсә дә, мәсьәлә һаман да катлаулы кала. Аерым алганда, Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников белдерүенчә, бүген республикадагы 105 оешманың хезмәткәрләре алдында 594 миллион сумлык бурычы бар. Бурычның яртысы диярлек исә алты оешмага туры килә. Алар арасыннан “Энерготехсервис” һәм “Стәрлетамак машина эшләү компаниясе” җәмгыятьләрендә килеп туган хәл белән суд органнары шөгыльләнә. “Приволжэнерго” һәм “Станкостроение” җәмгыятьләрендә исә, мәсьәләне республика җитәкчелеге үз контроленә алганнан соң, бурычлар май аенда бетереләчәк, дип көтелә.
Бу җәһәттән республика җитәкчесе Радий Хәбиров эш бирүчеләр тарафыннан бурычларның вакытында каплатылуын ныклы контрольгә алырга кушты.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Бүген яңгыравык чыгышлар, транспарант һәм лозунглар, системага, җитәкчелеккә дан җырлау белән тулы бөтенхалык катнашлыгындагы демонстрацияләр үтмәсә дә, күренүенчә, хезмәт кешесенең хокуклары һәм аларны борчыган мәсьәләләр җитәкчелекнең иң җитди игътибар үзәгендә кала. Һәм бу мәсьәләләр елга бер тапкыр — 1 майда гына искә төшерелми, калган 364 көндә дә үзәктә. Чөнки, ил Президенты Владимир Путин игълан иткән гомумдәүләт проектларында да, “май указы”нда да хезмәт кешесен яклау — төп өстенлек булып тора. Кыскасы, ил һәм республика җитәкчелеге, хезмәтне яклау өлкәсендәге барлык мәсьәләләрне үз өстенә алып, 1 майны халык ниндидер сәяси чара буларак түгел, ә чын-чыннан Яз һәм Хезмәт бәйрәме итеп билгеләнсен, күңел ачсын, ял итсен өчен бөтен хәстәрен күрә.