Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 17:45

“Чернобыль. Онытырга мөмкин түгел”

Яңыш авыл китапханәсендә һәм мәдәният йортында шундый исем астында хәтер акциясе үткәрелде.

Авария нәтиҗәләрен бетерүчеләргә хөрмәт күрсәтү йөзеннән без якташыбыз, шул куркыныч көннәрдә вакыйгалар уртасында булган Әлфәт Хәләф улы Фәезов янына барырга булдык. Аның гаиләсе безне кочак җәеп каршы алды. Йорт хуҗасыннан исәнлек-саулык сорашкач, укучылар Әлфия Фәезова (геройның кызы), Элиза Садыйкова, Алина Әхтәриева һәм Алмаз Хәмәтрәхимов Чернобыль һәлакәте турында шигырьләр укыды, бүләк һәм чәчкәләр тапшырды. Артабан әңгәмәне без чәй табыны артында дәвам иттек, Әлфәт Хәләф улы истәлекләре белән уртаклашты. 1985 елда ул Совет Армиясенә чакырыла, Днепропетровск шәһәрендә махсус тәгаенләнеш полкында бер ел хезмәт иткәннән соң, Чернобыльгә озатыла. Аларның машиналар колоннасы җимерелгән энергоблок өчен саркофаг төзүдә катнаша. Әлфәт әфәнде, шулай ук, иң куркыныч урынга кемнәрне җибәрүләре, гомере һәм сәламәтлеге бәрабәренә зур фаҗигагә китергән хата нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар турында сөйләде. “Нурланыш авыруының нәрсә икәнен без белмәдек тә диярлек, чөнки аның исе дә, төсе дә юк. Авария зонасында дозиметр уклары нурланышның нормадан бик күп тапкыр артуын күрсәтә иде. Авария нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең иң тәүгеләре — янгын сүндерүчеләр, очучылар — нурланышның үлемечле дозасыннан шунда ук вафат булды. Янып эрегән реактор өстенә ком ташып сибүче вертолетчыларның пешүдән тәннәре кисәк-кисәк кубарылып төшкән иде. Күп кенә чернобыльчеләр яман шеш, калкансыман биз авыруы һ.б. чирләрдән җәфаланды”, дип сөйләде ул. Балалар геройның сөйләвен сулыш та алмый тыңлады, аңа бер-бер артлы сораулар яудырды: “Шу урынга тагын барыр идегезме?”, “Сездә курку хисе булдымы?”. Бу сорауларга ул болай дип җавап бирде: “Саркофагның бүген нинди хәлдә булуын күрәсем килә. Әйе, тәүдә куркыныч булды, әмма аннан өйрәндек, чөнки эш бик күп иде. Мин Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашуыма үкенмим. Чөнки барыбер кем дә булса эшләргә тиеш иде. Мин нибары үземнең гражданлык бурычымны үтәдем. Иң мөһиме — сезнең күгегез аяз булсын, балалар!”.

Бүген Әлфәт Фәезов хаклы ялда, әмма һәрвакыт вакыйгалар уртасында кайнап яши, Яңыш авыл Советы АБ депутаты, “Чернобыль” союзының район бүлеге рәисе.

Күпсанлы наградаларга лаек булган. РФ Президенты Указы белән 2 дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләнгән.

Ул бик зур хуҗалык тота. Тормыш иптәше белән өч балага гомер бүләк иткәннәр: өлкән кызлары Юлия Италиядә яши, уллары Айнур, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Уфада эшли, кече кызлары Әлфия 9 класста белем ала. Менә шулай, башкаларга үрнәк булып, дус-тату яши бу гаилә.

Әнисә Вәкилова, китапханәче.
Читайте нас: