Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 11:23

Урам исемнәре үзенчәлекле булырга тиеш

Берничә ел инде Языково урта мәктәбендә фән оешмасы максатка юнәлешле эшләп килә. Җитәкчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Рифхәт кызы Хәсәнова.

Укучылар башкарган фәнни-тикшеренү эшләре эзләнү һәм камиллек, төрле тикшеренү ысуллары, актуальлек, урындагы материаллардан файдалану, белем туплау һәм аны куллану осталыгы, тезислар һәм дәлилләр китерүдән гыйбарәт. Ә иң мөһиме – Венера Рифхәт кызы балалар мәктәптән читтә, мәсәлән, республика дәрәҗәсендә дә үз көчләрен сынап карасыннар өчен укучыларда эзләнү эшләре конкурсларында катнашу теләге уята.

Һәм мондый эш үз нәтиҗәсен бирми калмый. Якташ кызыбызның 5 апрельдә Салават шәһәрендә үткән БР укучыларының Кече фән академиясе кысаларында республика эзләнү эшләре конкурсында уңышка ирешүе шушы хакта сөйли. “Рус теле һәм әдәбияты” секциясендә “Иң яхшы проект” номинациясендә 7 Г класс укучысы Виктория Рыскужина Диплом белән бүләкләнгән. “Языково буйлап сәяхәт” фәнни-тикшеренү эшендә ул укытучысы белән берлектә топонимика фәнен кулланган, авыл исеме һәм башка атамаларның нәрсә аңлатуын белергә тырышкан. Алынган мәгълүматлар кызыклы гына түгел, ә аларны сакларга кирәк, чөнки вакыт үтү белән күп кенә атамалар онытыла бара, авыл исемнәре үзгәрә, моңа кадәр булган кайбер объектлар юкка чыга, шуның белән бергә безнең тарих югала, хәтеребездә бушлык барлыкка килә. Виктория үткәргән эзләнү эшләре барышында Языково авылы топонимнарында тарихи, социаль һәм лингвистик күренешләр чагылыш табуы ачыкланган. Мәсәлән, бездә урам-атропонимнар күпчелекне тәшкил итә – Хәмит Әһлиуллин, Роберт Гесслер, генерал Шәйморатов исемендәге урамнар. Шунысы да мәгълүм булды: урамнарга исем биргәндә җәмәгатьчелек фикере исәпкә алынмый, сораштыру үткәрелми. Әй, Мостай Кәрим, Болын урамнары азмы-күпме яңгыравыклы булса, әйтик, 8 март, Урман асты топонимнары, эзләнүчеләр фикеренчә, бер дә колакка ятмый. Һәм алар район властьларына әлеге җәһәттән Г.Ишмаев, В.Киряков, Р.Кәримов, А.Зуйков һ.б. исемнәрен мәңгеләштерергә тәкъдим итә. Ә классташлары авылыбызда менә нинди исемдәге урамнар күрергә тели: Егетләр, Курай, Бал, Чия, Алма урамнары. Бер сүз белән әйткәндә, исемнәр гомум кабул ителгән атамаларны кабатламаска, ә тегеләйме-болаймы авылыбызның, халкыбызның тарихына бәйле булырга тиеш.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: