Эшче төркем анда авыл биләмәсенең имин булмаган гаиләләрнең йортларында янгын хәвефсезлеген ничек тәэмин итүен, авыл Советы каршындагы социаль-профилактика үзәге эшчәнлеген һәм Таң мәктәбендә балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм алар арасында хокук бозуларны искәртү буенча эшнең ничек куелуын тикшерде.
Авыл биләмәсе башлыгы М.Ф.Гыймалетдинов әйтүенчә, социаль хәвеф хәлендәге өч гаилә исәпкә куелган. Алар белән даими рәвештә профилактика эше алып барыла. Янгын хәвефсезлеге күзәтү астында, 16 гаилә янгын хәбәриткеч белән тәэмин ителгән, алар барысы да төзек. Дәүләкән районара күзәтү эшчәнлеге бүлеге инспекторы Булат Хисамов электр үткәргечләр яисә газ корылмалары төзек булмаган очракта нинди чаралар күрергә кирәклеге турында киңәшләр бирде.
Күчмә утырышка өч кеше чакырылган булса, шуларның икесе килде. Биредә төп бәла – эчкечелек. Беркайда эшләмәсәләр дә, спиртлы эчемлеккә акчасын табалар. “Бөтен гаеп – арзан бәягә суррогат аракы сатучыларның күп булуында”, — дип белдерде комиссия әгъзалары. “Яшел елан” белән сәүдә итү нокталары һәркемгә билгеле, тиздән алар барысы да юк ителәчәк, чөнки аларга каршы җитди көрәш игълан ителде.
Беренче булып кергән хатын 2009 елдан бирле комиссиядә исәптә тора. Ике баласы бар. Алар күпчелек нәнәләре тәрбиясендә. Хәсрәт-ана үзенең турыдан-туры бурычларын үтәми. Чакыру буенча инде ничә тапкыр комиссиягә дә килмәгән булган. Һәрдаим амораль яшәү рәвеше алып бара. Шундый әти-әниләрнең балалары кызганыч. Бу хатынга күпме әйтсәң дә, аңларлык түгел. Инде берәр чара күрергә вакыт. Шушы ук көнне аны дәвалану үтү өчен район наркологына җибәрделәр. Ризалашуын тиз генә ризалашмады, әлбәттә, бик озак үгетләгәннән соң гына барырга булды.
Икенче хатынның аянычлы хәле документларга бәйле. Документ юллар урынга ул дүрт яшлек кызын җитәкләп урам буйлап эчеп йөри. Кызчыкның әнисенең йөзләре шешенеп беткән әшнәләреннән башка кешеләр күргәне дә юктыр, шушы күренешләрне яшәү нормасы дип кабул итәдер бахыркаем. Сабыйны аның белән калдырырга ярамый. Бу хәсрәт-әнине яңадан тәрбияләү мөмкин түгел. Баласын тартып алачакларын белгәч, еларга тотынды. Тик аны кызганучы булмады, чөнки инде ничә тапкыр сүзенә ышанып баланы калдырган булганнар. Кызны вакытлыча социаль приютка урнаштырачаклар. Вакытлыча, чөнки әнисенә документ юллау, эшкә урнашу, йорт-җирен тәртипкә китерү өчен тагын бер шанс биреп карыйлар. Уңай үзгәрешләр булса, сабыйны, һичшиксез, әнисенә кайтарачаклар. Тик якын кешесе мөмкинлектән файдаланырмы-юкмы?.. Анысын вакыт күрсәтер.
Комиссия утырышына килмәү җаваплылыктан һич кенә дә коткармый. Хәсрәт-әниләрнең берсе үзе килмәгәч, комиссия әгъзалары үзләре аның янына барырга булды. Бардылар һәм “ах” иттеләр: өйдә, кайда карама, тәртипсезлек, начар ис, пычрак. Әмма, гаделлек хакына шунысын да әйтергә кирәк, беренче тапкыр килгәндәгегә караганда яхшы якка үзгәреш бар. Без килгәндә хуҗабикә айнык иде. Эшкә урнаштым, шушы көннәрдә хезмәт хакы бирергә тиешләр, диде.
Артабан комиссия Таң мәктәбенә юлланды, анда эчке мәктәп исәбендә торган балалар белән әңгәмә үткәрелде.