Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 11:26

Санлы ТВ һәр йортка барып җитәчәк

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча санлы телевидениегә күчү өчен телевизорга приставка сатып алуда ике категория гражданнарга: пенсиясенә федераль социаль өстәмә алучы пенсионерларга һәм балага айлык пособие алучы аз тәэмин ителгән гаиләләргә – дәүләт ярдәме күрсәтелә.

Пенсионерның федераль өстәмә түләү алу-алмавын Пенсия фонды сайтындагы яисә “Дәүләт хезмәтләре” сайтындагы шәхси кабинетка кереп белергә мөмкин.

Приставкага тотынылган акчаны кайтару өчен тиешле документларны җыеп, Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалларына, шулай ук, яшәү урыны буенча Күпфункцияле үзәк офисларына тапшырырга кирәк. Компенсация 2019 елның 1 гыйнварыннан 25 декабренә кадәр сатып алынган приставкалар өчен түләнә.

Бүгенге көнгә компенсация алу максатында республика буенча 700дән күбрәк гариза кабул ителгән, 200дән артык кеше республика бюджеты исәбенә компенсация алган. Юлдаш телевидениесе корылмасын куюны сорап, 4 меңнән күбрәк гариза язылган, 800 комплект урнаштырылган.

Район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе, санлы телевидениегә күчү өчен җаваплы Андрей Кузнецов әйтүенчә, районда приставка сатып алган өчен компенсация бирүләрен үтенеп, Күпфункцияле үзәккә тугыз кеше мөрәҗәгать иткән. Приставкаларны Языково авылындагы көнкүреш техникасы магазиннарында, шулай ук, барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Соңгыларында алар 990 сум тора. Приставкага сорау бар, әмма җиһазга кытлык юк. Санлы телевидениегә күчүгә бәйле сораулар белән 2-22-49 телефон саннары аша район хакимиятенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Әлеге җәһәттән безгә күптән түгел санлы телевидениегә күчү өчен приставка сатып алган пенсионер апа, Языково авылында яшәүче Рәзинә Сәлимова белән сөйләшергә туры килде.

— Пенсиям зур түгел, миңа приставка сатып алган өчен компенсация бирелергә тиеш. Аны почта бүлекчәсендә сатып алдым. Кирәкле документларны җыйдым һәм, компенсация түләүләрен үтенеп, Күпфункцияле үзәктә гариза яздым. Моның бер катлаулыгы да юк. Хәзер менә исәпкә акча күчүен көтәм, — диде Рәзинә апа. — Приставканы да көйләп бирделәр. Хәзер телеканаллар күбәйде, телевизор яхшы күрсәтә. Бабаем белән шатланып бетә алмыйбыз, бөтен хуҗалык эшләрен тәмамлаганнан соң, кичләрен яраткан тапшыруларыбызны карап утырулары үзе бер гомер.

Айсылу ХӘСӘНОВА әзерләде.
Читайте нас: