Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2019, 17:44

Яхшы хәбәр канат куйды

Үткән дүшәмбе районда яшәүче 17 гаилә өчен бәхетле көннәрнең берсенә әверелде.

Авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту буенча чараларда катнашучылар, шул исәптән яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр сафына басып, алар “БРда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү” дәүләт программасының “БР авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” ярдәмчел программасы кысаларында торак төзү (сатып алу) өчен социаль түләү алуга хокук бирүче таныклык алды.

Тантана район хакимиятенең кече залында үтте. Дәүләттән матди ярдәм алучылар гаиләләре, балалары белән килгән иде, зал шыгрым тулы, шат елмайган йөзләренә карап, аларның яхшы кәефтә икәне күренеп тора. Катнашучыларны район хакимияте башлыгы Юрий Александрович Коземаслов мәгълүм шатлыклы вакыйга белән котлап, таныклыклар тапшырды.

Аларның күбесе (13е) яшь гаилә категориясенә карый, ягъни 35тән яшьрәкләр. Өлкәнрәкләр, ягъни “гражданнар” категориясенә караучылар, дүртәү иде. Субсидия күләме гаилә составына бәйле. Таныклык алучыларның барысы да районның авыл хуҗалыгы һәм социаль тармакларында эшли.

Район хакимиятенең торак мәсьәләләре буенча баш белгече Әлфия Насыйр кызы Щанина җыелучыларга түләүне алу шартлары һәм акчаны тотыну кагыйдәләре белән җентекле таныштырды.

(Дәвамы гәзитнең чираттагы санында).

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: