Чараның рәсми өлешендә Радик хәзрәт Әбдрәшитов җыелган халыкны Аллаһ йортының юбилее уңаеннан тәбрик итте һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) мәчет төзүчеләр турында әйткән сүзләрен искә төшерде: “Аллаһы Тәгалә хакына мәчет төзегән кешенең урыны оҗмах түрендә булыр”.
Безнең авыл мәчетен кемнәр төзегән? Бу эшне кемнәр башлап йөргән? Ни дисәң дә, ил өчен авыр туксанынчы елларда нигез салынган бит аңа.
Бу хакта мәчетебезнең тәүге хәзрәте Хәмит ага Биккулов белән сөйләшәбез. Көннәрдән бер көнне аны хуҗалык (ул чакта Фрунзе исемендәге колхоз) башлыгы Фирзинат Галиев чакырып ала да: “Хәмит абый, әнием ничәнче тапкыр инде авылда мәчет төзү турында сүз кузгата, ничек уйлыйсыз, башласак, эшне башкарып чыга алырбыз микән?” ди.
— Аның шушы сүзләрен ишетеп чиксез шатландым. Шулай булмыйча, бу вакытта Уфада да ике генә мәчет эшли, ә безнең бөтенләй хыялыбызда да юк иде. Мәчет төзү уе төн йокыларымны алды. Ә икенче көнне иртән иртүк планеркада әлеге төзелеш буенча планнар билгеләп тә куйдык.
Изге йорт төзелешенә үз өлешен кертмәгән беркем дә калмагандыр, мөгаен, авылда. Бүген аларның һәрбарчасына тагын бер кат рәхмәт әйтергә телим. Кызганычка каршы, эштә башлап йөрүче һәм мәчет төзелешендә актив катнашкан Фирзинат Зиннәтулла улы (ул бик яшьли гүр иясе булды), әнисе Хәтимә апа һәм башка бик күпләр арабызда юк инде.
Мәчет юбилеена килүчеләр аларны тирән хөрмәт белән искә алып дога кылды.
Авыл халкы үзләрен берләштергән урынны һәрчак тәртиптә тота. Ул шундый якты, нурлы, пөхтә. Ремонттан соң тагын да күркәмләнеп китте. Бәйрәмгә яңа капка куйдылар, аны бүләк сыйфатында Хәмит хәзрәтнең улы Альфред Биккулов ясады.
Аллаһ йортының юбилее авылда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен олы бәйрәмгә әйләнде. Бергәләп утырып үткәннәрне искә алдылар, уртак эшкә өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйттеләр, мәчеткә газ, су үткәрү, җылыту системасын алыштыру кебек яңа планнар билгеләделәр.