Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2019, 11:04

Янгын хәбәриткечләргә сорау зур

Языково авыл Советы авыл биләмәсендә балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләргә янгын хәбәриткечләр бирү дәвам итә.

Бүгенгә әлеге кирәкле җиһаз 93 гаиләгә тапшырылган. Мартта 7 гаиләгә автоном янгын хәбәриткеч бирелгән.

Языково авылында яшәүче Вагиннар гаиләсе дә алган мондый кирәкле социаль җиһазны. Элина белән Вячеславның уллары Илья 2018 елның 9 апрелендә дөньяга килгән. Зур йортта яшәгәч, янгын хәбәриткечне бик тә кирәкле дип саный алар.

Элина Айдар кызы әйтүенчә, җиһазны гаилә башлыгы үзе урнаштырган, һәм аны эшләтеп тә караганнар инде. Тавышы нык көчле икән, хәтта урамга ук ишетелә. Шуңа хәзер ихатада хуҗалык эшләре башкарганда, бала белән саф һавага чыкканда тыныч йөрергә мөмкин. Яшь хатын халыкка шундый социаль ярдәм чарасы күрсәткәннәре өчен район хакимиятенә һәм авыл Советына рәхмәт белдерә.

Шулай итеп, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты линиясе буенча Языково авыл Советында тәүге 100 гаилә янгын хәбәриткеч белән тәэмин ителгән.

Авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Еникеев белдерүенчә, бу эш артабан да дәвам итәчәк. Чөнки хәзер власть органнарыннан тыш, кешеләр үзләре дә әлеге мәсьәләдә активлык күрсәтә. Мәсәлән, Узыбаш авылындаүткән җыелыш вакытында 4 гаилә, атап әйткәндә, күпбалалылар категориясеннән, янгын хәбәриткеч куюларын үтенеп мөрәҗәгать иткән.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: