Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 апрель 2019, 18:38

"Тамыр" телеканалы балаларга бәйрәм бүләк итте

"Тамыры нык Башкортостан" дигән бай эчтәлекле концерт һәммәсен таң калдырды.

Балаларның яраткан "Тамыр" телеканалы яшь тамашачыларга бәйрәм бүләк итте. Туган телне, мәдәниятне һәм тарихны данлау максатыннан оештырылган концерт "Башкортостан" дәүләт концерт залында үтте.
- Әлеге язгы концертка без ел саен зур җаваплылык белән әзерләнәбез, чөнки балалар "Тамыр" бәйрәмен Яңа ел бәйрәме, туган көннәре кебек бертигез якын күрә, - ди телеканал директоры Гөлназ Колһарина. - "Тамыр" быел да әлеге чарага элекке тамашачыларның күңелен төшермәс, яңаларын таң калдырыр, күңелләренә туган тел орлыкларын салу, тарих белән кызыксындыру кебек зур максатлар куйды.
Быелгы программа аеруча эчтәлекле булды, балаларга республиканың 100 еллык тарихын җиткерергә тырыштык. Без барысын да сак, кызыклы, аңлаешлы итеп оештырдык. А - Акмулла, Б - башкорт балы, В - Ватан, Г - Гәрәев Муса...
Җырлар да республиканың Исмәгыйль Тасыймов, Касыйм Дәүләткилдиев, Кәрим Хәкимов, Рәми Гарипов, Зәйнәп Биишева, Заһир Исмәгыйлев кебек тарихи шәхесләрен ачуга юнәлтелде.
"Тамыры нык Башкортостан" дигән концерт өчен махсум унике җыр яздырылган. Тамашачылар Гәлсәр Байгускарова башкаруындагы - "Башкорт теле" (Зәйнәп Биишева сүзләре) , Азат Җиһаншин башкаруында - "Ак каен" (Рәми Гарипов сүзләре), Айгизә Ханова һәм "Тамыр" вокаль студиясе башкаруындагы "Бик сагындым сине, туган җирем" җырларын аеруча җылы кабул итте.
"Аргымак" төркеменең "Тамыр" егетләре белән берлектәге чыгышы да чагу килеп чыкты. Бию төркемнәренең чыгышлары да, Сибайның - "Очкын", Шамониноның - "Дарман", Уфаның - "Танцкласс", "Йолдызлы экспресс" коллективлары, "Сулпылар" телеконкурсының төрле еллардагы лауреатлары алкышларга күмелде.
Читайте нас: