Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 апрель 2019, 18:39

Балам, синнән илһам алам!

“Башкортостан” телерадиокомпаниясе Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә рәсем төшерергә яратучы хатын-кызлар өчен уникаль күргәзмә үткәрә.

Ана булу — һәр хатын-кыз тормышында иң бәхетле һәм иҗади чор. Күргәзмәдә катнашырга баласы туу белән тормышы үзгәргән, ә яңа хис-тойгыларын рәсемнәрендә чагылдырган хатын-кызлар чакырыла.
Чараның инициаторы — республика җитәкчесенең хатыны Каринэ Хәбирова. Ул үзе әни булгач, рәсем сәнгате белән мавыга башлый һәм бик күп фикердәшләр таба.
“Ана булу сәләтләрне ача” күргәзмәсе яңа талантларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Рәсемнәрне теләгәнчә төшерергә мөмкин. Күргәзмәдә катнашу өчен "сайтсемьярб.рф"ка керергә, кагыйдәләр белән танышырга һәм, анкета тутырып, электрон хатка эшләреңнең фотоларын беркетергә кирәк. Аларны [email protected] почтасына җибәрергә яисә яшәгән урын буенча “Гаилә” үзәгенә илтергә кирәк.
Заявкалар 25 апрельгә кадәр кабул ителә.
Читайте нас: