Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2019, 13:30

Гомумрайон өмәләренә кушылыгыз

Һәр яз саен тәртип урнаштыру һәм тирә-юньне чистарту мәсьәләсе килеп туа. Май бәйрәмнәре якынлаша, һәм территорияләрне тиешле тәртипкә китерү өчен әллә ни күп вакыт калмады.

Моның өчен барыбызга да гомумрайон өмәләренә кушылырга кирәк.

Быел апрель салкынча булды, әмма 5-6 апрельдә районда тәүге экология өмәләрен үткәргәндә һава галиҗәнаплары хәерхаһлык күрсәтте. Районның хезмәт десанты көче һәм белем бирү учреждениеләре укучылары тырышлыгы белән Языково авылында үзәк урамнар тиешле тәртипкә китерелде.

Районда өмәләр 11 майга кадәр атна саен оештырылачак.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: