Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 17:08

Халык үтенече игътибарсыз калмый

“Язгы-көзге юл өзеклегендә Биек Усак авылы бер яклап та үтеп керә алмаслык утраучык хәлендә кала. Ямакайдан безгә кадәрге юлга таш түшәлмәгән, шул сәбәпле, ул язын-көзен баткакка әйләнә. Инде ничә еллар бер үк хәл. Ремонтларга да уйламыйлар.

Биек Усак авылында нигездә өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар көн итә. Аларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында медицина ярдәме кирәк булуы бар бит. Хәер, чир-сырхаудан башка да тормышта төрле хәл булырга мөмкин. Янгын чыга калса безгә нишләргә?..

Бер сүз белән әйткәндә, кешенең бар яшәеше шушы юлга бәйле. Без, мәсәлән, азык-төлек артыннан шушы юл буенча Ямакайга йөрибез, почтальонга гәзит-журнал таратырга кирәк һ.б. Бездә яшәүчеләрнең аһ-зарын җитәкчеләр кайчан ишетер икән?” — дип сорый Биек Усак авылыннан Рәүзеләнәф Ирназаров.

— Бу проблема безгә яхшы билгеле. Ямакай-Биек Усак юлын капиталь ремонтлау 2020 ел планына кертелгән, — дип аңлатма бирде район хакимияте башлыгының төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә мәсьәләләре буенча урынбасары Таһир Мостаев. — Әмма халыкның юл газапларын аз булса да җиңеләйтү өчен быел җәй спонсорлар ярдәмендә юлның үтә начар участокларына вак таш салырга карар ителде. Бу вакытлы мәҗбүри чара проблеманы өлешчә хәл итәр, дип ышанабыз.
Читайте нас: