Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2019, 18:46

Гомер бушка узмаган

Таң авыл биләмәсендә озын гомерлеләр күп. Шушы көннәрдә Таң авылында яшәүче Мәмдүдә Гафур кызы Галәүтдинова унынчы дистәне ваклый. Юбиляр истәлекле гомер бәйрәмен күтәренке рухта каршылый.

— Аллага шөкер, гомер юлым матур үтте, сагынып искә алып сөйләр чаклары бик күп булды. Үземне бәхетлемен дип әйтә алам. Шәхси тормышымнан да, хезмәт тормышымнан да уңдым, һәм картаймыш көнемдә газиз бала-оныкларымның кадер-хөрмәтенә төренеп яшим. Аларның игътибарын тою, бәхетләрен күрү яшәү көчемне арттыра, яшәгән саен яшисе килә, — ди Мәмдүдә әби.

Аның фикеренчә, хатын-кызның бәхете, тулысынча булмаса да, күпчелек гомерлек яры итеп кемне сайлавына бәйле. Ә ул бер дигән яхшы кешегә кияүгә чыга. Кулга-кул тотынышып гомер юлыннан атлаган пар канаты – Рифхәт Галәүтдинов Шырлык авылыннан була. Районда яшәүчеләр аны хокук саклау органнары ветераны һәм район гәзитенең актив авыл хәбәрчесе буларак белә һәм ихтирам итә. Алар очрашып танышканда кыз Дәүләкән педагогия училищесын тәмамлап ВЛКСМның оештыру комитеты мөдире булып эшләп йөргән була. Ә Рифхәт колхозның комсомол оешмасы секретаре вазыйфасын башкара. Егет зәңгәр күзле чибәркәйне бер күрүдән ошата. Төрле сәбәпләр табып, кызның эшенә баргалап йөри. Тик күңелендәге хис-тойгыларын әйтә алмый... Ул арада аны армиягә алалар. Дүрт ел хезмәт итеп кайткач, Рифхәт барыбер сөйгәнен эзләп таба. Мәмдүдә бу вакытта Күчәрбай мәктәбендә укыткан була.

Һәм Рифхәт, озак уйлап тормый, кызны урлап алып кайта.

— Безнең бәхетле гаилә тормышы 61 ел дәвам итте. Өч балабыз бар. Рифхәткә кияүгә чыгуыма беркайчан да үкенмәдем. Ул миңа бер тапкыр да авыр сүз әйтмәде. Һәрчак яклап-саклап кына торды. Бар гомере гаилә, балалар һәм оныклар турында хәстәрлек белән үтте. Без якыныбызның ышанычлы ышыгында яшәдек. Аның тырышлыгы аркасында бөтен тормыш авырлыкларын җиңә бардык, иртәгәсе көнгә зурдан-зур уй-хыяллар кордык, — дип хәтерли Мәмдүдә Гафур кызы яраткан ире белән үткән елларын.

Ул үзе 34 ел гомерен үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Күп еллар Таң мәктәбендә башлангыч классларны укыткан. Намуслы хезмәте өчен БАССРның Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы, шулай ук, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, кыйммәтле бүләкләр алган. Рәхмәтле укучылары хөрмәтле укытучыларын әле дә онытмый. Бәйрәмнәр белән котлыйлар, хәлен белешеп торалар. Мәмдүдә Гафур кызы да үзе белем дөньясына алып кергән балаларның исем-фамилияләренә кадәр яхшы хәтерли, артабангы язмышлары белән кызыксына.

“Укытучы өчен укучыларының кадер-хөрмәтеннән дә кадерлерәк нәрсә бар? Димәк, хезмәт елларым зая үтмәгән” — дип елмая ул укучылары турында сөйләгәндә.

Бала-оныкларының уңышлары белән дә сөенер урыны бар юбилярның. Галәүтдиновларның кызлары әтиләре юлыннан киткән. Өлкәне Рима күп еллар инде БР Юстиция министрлыгы каршында суд эксперты булып эшли. Лиза – республика Югары судында судья. Уллары Радик предприятиегә җитәкчелек итә.

— Кеше ничә яшьтә дә яшәүдән туймый, шуның кебек минем өчен бүген дә тормыш ифрат матур. Ходай Тәгаләнең һәр бирмеш көненә сөенеп бетә алмыйм, — ди юбиляр.

Без дә Мәмдүдә Гафур кызын олуг юбилее белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хәерле гомер телибез.

Айсылу ХӘСӘНОВА.