Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2019, 13:19

Суррогат сатучылар фаш ителәчәк

Районның авыл биләмәләрендә составында спирт булган суррогат продукцияне йорттан законсыз сатуга юл куймау мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары үтә.

Анда муниципаль район һәм авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре, полициянең участок уполномоченныйлары катнаша.

Алкоголь куллануның нинди аянычлы хәлләргә китерүен һәм аны кулланучыга да, гаиләсенә дә никадәр олы кайгылар алып килүен һәркем беләдер, мөгаен. Спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану кешене алкоголизм сазлыгына батыра, нәтиҗәдә кеше гамәлләрен контрольдә тота һәм алар өчен җавап бирә алмый башлый, нәтиҗәдә ул шәхес буларак юкка чыга. Авылда һәркем бер-берсен белә, һәм суррогат алкоголь сату очракларын яшереп калдыру мөмкин түгел. Аңлашыла, законсыз алкоголь белән сәүдә итүчеләрнең күбесе бу гамәлләрен дәлилли алмауга сылтана һәм: “Спиртлы эчемлек сатуымны дәлилләп карагыз!” дип җавап бирә. Әлбәттә, бу иртәме-соңмы ачыкланачак, моның өчен бераз вакыт кына таләп ителә. Шушы вакыт эчендә тагын ничә кешенең агулануы гына борчуга сала.

Урында яшәүчеләр фикеренчә, шәхси йортлардан составында спирт булган сыекчалар сатуны туктату алкоголь продукциясе сатуның кимүенә китерүче төп сәбәп булып тора.

Спирт һәм көмешкә сатучыларга каршы көрәшнең биш адымы:

1 — спирт сатучы кеше турында хәбәр алу,

2 — сатучыны җинаять урынында тоту өчен контроль сатып алу оештыру

3 — мәгълүм сыекчаны экспертиза учреждениесенә тикшерүгә бирү,

4 — тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ Җинаять кодексының 234 мәддәсе буенча (көчле тәэсирле яисә агулы матдәләрнең законсыз әйләнеше) җинаять эше, яисә административ хокук бозу турында эш кузгатыла.

5 — эш судка җибәрелә.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: