Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2019, 13:21

Игътибар: “Полиция һәм балалар” акциясе

Мартның 18еннән 27енә кадәр район биләмәсендә “Полиция һәм балалар” дигән шартлы исем астында комплекслы оператив-профилактик чара үтә.

Аның кысаларында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре рейдлар үткәрә, аннан тыш, кичке һәм төнге вакытта җәмәгать урыннары тикшерелә. Социаль хәвеф хәленә тарыган балигъ булмаганнар белән эшләүгә һәм имин булмаган гаиләләрне тикшерүгә аерым игътибар бүленә.

Әлеге профилактик чара балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне киметү, балаларны җинаятьчел гамәлләрдән саклау, үсмерләрне җәмгыятькә каршы эшчәнлеккә җәлеп итү очракларын ачыклау һәм искәртү, шулай ук, үсмерләрдә законга буйсынучанлык тәрбияләү максатында оештырылды.

И.ИСӘНБАЕВА, район эчке эшләр бүлегенең ПДН буенча өлкән инспекторы, полиция майоры.


Читайте нас: