Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2019, 13:24

Балагызны рәнҗетмәгез, закон кырыслана!

Баланы таптың да бетте түгел. Аны тәрбияли белергә дә кирәк. Русия Дәүләт думасында балага кул күтәргән өчен җаваплылыкны кырыслатырга тәкъдим иткәннәр.

Дәүләт думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьә­ләләре буенча комитеты рәисе урынбасары Оксана Пушкина гаиләдә җәза йөзеннән баланы җәберләгән, кыерсыткан өчен җаваплылыкны кырыслатырга тәкъдим иткән.
“Әти-әнисе кул күтәргән балалар өлкән­нәр­дән курка башлый. Бу исә аның бөтен тормышына начар тәэсир итә”, – дигән Пушкина.
Депутат хатын-кызны мондый уйларга нәрсә этәргәнлеге дә билгеле. Шушы көннәрдә генә Япония Хөкүмәте әлеге өлкәдәге законнарына үзгәрешләрне раслаган. Аңа ярашлы, илдә тәрбия чарасы буларак балага кул күтәрү тулысынча тыелачак. Әлеге тәртип киләсе елның 1 апреленнән гамәлгә керәчәк, ди.
“Безгә дә тәрбия мәсьәләсендә шуңа омтылырга кирәк”, – дигән Оксана Пушкина. Статистика мәгълүматларына караганда, безнең илдә ел саен 17 меңнән артык бала гаиләдә җәберләнә. Ә полициягә билгесез калган очраклар күпме - күз алдына китерергә дә куркыныч!
Читайте нас: