Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2019, 13:34

12 миллион сум бурычка батыра язганнар...

Әллә кем дә түгел, танышы...

Уфада 35 яшьлек бер эшкуардан, гаиләсен юк итү белән янап, расписка яздырганнар.
Янәсе, ул бурычка 12 миллион сум акча алган. Ә аннары шантаж юлы белән ирдән акча таптыра башлаганнар.
Шунысы гаҗәп: бу адымга эшкуарның яхшы танышы һәм аның бер әшнәсе барган.
Җинаятьчеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан Уфаның Әй урамындагы йортлар ихатасында тоткарланган.
Алар бичара эшкуардан 300 мең сум акча алып өлгергән булган. Зур сумма аларның машиналарында табылган.
Шантажчылар кулга алынган, аларга карата җинаять эше ачылган.
Читайте нас: