Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2019, 12:58

Киләчәгегез турында уйлагыз

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең район хакимиятендә үткән чираттагы утырышында сигез мәсьәлә тикшерелде.

Социаль хәвеф хәлендә дип табылган балигъ булмаган 24 бала бүген комиссиянең профилактика исәбендә тора. Караучысызлыкны һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны искәртү системасы белгечләре яшьләрнең кичен һәм төнге вакытта күпләп җыелган һәм күңел ачу урыннары буенча ведомствоара рейдлар үткәргән.

Әлеге утырышка чакырылучыларның эшләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 мәддәсенең 1 өлешенә карый (әти-әниләре һәм законлы вәкилләренең балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау буенча үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәве).

Беренче булып бүлмәгә тугызынчы класста белем алучы кызның әнисе үтә. Баксаң, кыз бер көнне куна кайтмаган икән. Әти-әниләре шунда ук чаң суга һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бәхеткә, барысы да яхшы, кыз исән-сау. Үзе аңлатуынча, ул бу кичне ахирәте янында калган, ә әти-әнисенә моның турыда әйтергә оныткан. Әмма өлкәннәр яхшы аңлый — бу “онытучанлык” үсмернең тизрәк үсәсе һәм әти-әни контроленнән чыгасы килүгә бәйле. Вакыт бик тиз үтә, бу кыз да күз ачып йомган арада буй җиткерер, тик менә балачакны гына кире кайтарып булмаячак. Шуңа үсмерләр мәктәп тормышының, яшьтәшләренең кадерен белсен һәм гомерләренең иң гүзәл мизгелен тизрәк үткәрергә ашыкмасын иде.

Чираттагы очракның игътибар үзәгендә — балигъ булмаган үсмер егет, аның тәртибе әле кайчан гына комиссия утырышында тикшерелгән иде. Егет башкаладагы урта махсус белем бирү йортларының берсенең гомум торагында исерек хәлдә эләккән. Эшне тикшерү барышында аның әле берничә юлга гына сыярлык биографиясендә тагын берничә ямьсез күренеш булуы ачыкланды. Комиссия әгъзалары аңа һәм әнисенә йогынты ясарга тырыша, әмма әнисенең улын яңадан тәрбияләргә көче җитмәве көн кебек ачык. Артабан комиссия егетнең тәртибен даими контрольгә алды.

Утырышта күңелле мизгел дә булды — бер үсмер егетне социаль хәвеф хәлендә калган балигъ булмаганнар статусыннан төшерү турында мәсьәлә күтәрелде, ул тәртибен тамырыннан үзгәрткән, комиссия әгъзалары каршында үзен бик ышанычлы тотты һәм артабан начар гамәлләр кылмаска һәм чит милеккә зыян китермәскә сүз бирде.

Ел башыннан комиссия биш утырыш үткәргән, РФ КоАПның 5.35 мәддәсенә караган административ хокук бозуларны тикшерү нәтиҗәләре буенча 30 ата-ана административ җаваплылыкка тарттырылган, социаль хәвеф хәлендәге ике гаилә исәпкә куелган.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: