Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2019, 12:36

“ГостОптика” клиентларны көтә

Ел башыннан Языковода “ГостОптика” лицензияле яңа медицина салоны эшли башлады. Мөрәҗәгать итүчеләр салонның өстенлекләренә югары бәя бирде дә инде.

Оптикада сатып алучыларга теләсә нинди катлаулыкта күзлекләр, шул исәптән, күзгә күнекмәләр ясау һәм водительләр өчен, күрү сәләтен яхшыртучы күзлекләр, йомшак контактлы линзалар һәм башка товарлар тәкъдим итәләр.

Alberto Bianchi, LANCE, BROONI, FERRET, MERCK һ.б. кебек киң билгеле брендлардан меңгә якын күзлек кысалары теләсә кемнең зәвыгын канәгатьләндерә ала. Биредә җаның теләгән, шул ук вакытта кесәгә артык сукмаган товар сатып алырга мөмкин. Бәяләр 850 сумнан 3 мең сумга кадәр тирбәлә. Модалы балалар күзлекләре кирәк икән, озак уйлап тормый, “ГостОптика” салонына ашыгыгыз.

Күзлекләр заказ буенча кыска вакытта лицензияле медицина остаханәсендә ясала. Шунысы игътибарга лаек, салонда сыгылмалы ташламалар системасы гамәлдә, һәр клиентка аерым мөнәсәбәт күрсәтелә. Оптика товарларның барлык ассортиментына гарантия бирә, чөнки аларның югары сыйфатлы булуына шикләнми.

“ГостОптика”да сезне мөлаем табиб-оптометрист Оксана Лебедева елмаеп каршы алыр, ул күзлекләр сайлауда ярдәмләшү белән бергә бушлай консультация бирә, балалар һәм өлкәннәрнең күрү сәләтен, һөнәри медицина җиһазында күзнең басымын тикшерә.

“ГостОптика” — югары хезмәтләндерү стандартлары һәм киң сайлап алу мөмкинлеге. Ул төрле катлам кулланучыларга юнәлтелгән. Яңа оптиканың төп өстенлеге — барлык катлам кешеләре сатып алырлык югары сыйфатлы продукция.

Без сезгә дөрес коррекцияле күзлекләр сайлап алырга ярдәм итәрбез, ә дөрес сайланган күзлек кысалары сезнең образны тагын да баетачак, үзегезне ышанычлы тою һәм башкалардан аерылып тору мөмкинлеге тудырачак.

“ГостОптика” Языково авылы, Пушкин урамы, 22 (редакция бинасы) адресы буенча урнашкан. Эш вакыты: дүшәмбе-җомга 8.30дан 18.30га, шимбә 10нан 17 сәг. кадәр.

Килегез, көтәбез!

Мед.лицензия №ЛО-02-01-006921.

(Түләүле нигездә).
Читайте нас: