Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2019, 16:41

Сугыш ветеранын 95 яше белән котладылар

Бөек Ватан сугышы ветераны Сергей Степанович Крыкля 95 яшен каршылады.

Бу көнне ветеранның иркен һәм балкып торган йортында бик күп кеше җыелды, телефон тынып тормады. Балалары, оныклары, күпсанлы туганнары кадерле кешеләрен гомер бәйрәме белән тәбрикләде. Рәсми кунаклар: район җитәкчесе Юрий Коземаслов, Языково авыл Советы АБ башлыгы Рафаэль Еникеев, ветераннар советы рәисе Рим Баһаутдинов та фронтовикка ихлас котлау сүзләрен җиткерде. Юрий Александрович, юбилярны тәбрикләп, ил Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Ветераннар советы рәисе Рим Баһаутдинов әйтүенчә, бүген районда нибары тугыз Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Сергей Крыкля — шуларның берсе. Ул 1924 елның 14 мартында Нефорощанка авылында дөньяга килә. ФЗУ, артабан Черкассы хәрби пехота училищесын тәмамлый. 1942 елда Кызыл Армия сафына чакырыла. Көньяк-Көнбатыш фронтының 6нчы армия составында укчылар взводы командиры сыйфатында хезмәт итә. Алышларның берсендә каты яралана. Сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы өчен Сергей Степанович I дәрәҗә Ватан сугыш ордены, медальләр, шул исәптән “Батырлык өчен” (1943 ел) медале белән бүләкләнгән.

Тыныч тормышта мәкалә герое төрле җаваплы вазыйфалар били: Алексеевка мәктәбендә хәрби җитәкче, “Россия” колхозында баш бухгалтер, Благовар май заводы директоры, Благовар МПКның баш бухгалтеры. Күп тапкырлар Троицкий, Алексеевка авыл Советларына депутат итеп сайлана.

Хатыны Ольга Ефимовна белән дүрт балага гомер бүләк иткәннәр. Аларның һәркайсын илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләгәннәр. Ни кызганыч, Ольга Ефимовна 20 ел элек мәрхүмә булган, фронтовикның яраткан кызы Зоя да гүр иясе. Бүген ветеран улы Александр белән яши.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Сергей Степанович оптимистик рухта, хәтере сокланырлык, юмор хисенә бай. Элеккечә кызыклы әңгәмәдәш. Тере легенда, тарихыбызны саклаучы, аның белән сәгатьләр буе сөйләшергә мөмкин.

Хәзер, юбилеен билгеләгәннән соң, ветеран Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә, истәлекле вакыйгага бер елдан аз гына күбрәк вакыт калып бара — ул бу көнне, һичшиксез, күрергә тиеш!

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: