Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2019, 16:45

Кече бизнес алдына яңа максатлар куелды

Район икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары бирүче инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, эшкуарлыкны үстерү һәм яңа эш башлаучы малтабарларга дәүләт ягыннан һәм хокукый ярдәм күрсәтү – кече һәм урта эшкуарлык субъектлары катнашлыгында үткән киңәшмәдә шушы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Залда утыручылар алдында чыгыш ясап, район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов кече һәм урта бизнесны үстерү проблемаларын яктыртты. Муниципалитет җитәкчесе белдерүенчә, районда малтабарлыкны үстерү өчен бер дигән мөмкинлекләр бар. Киң файдаланылмаган юнәлешләр дә байтак. Авылларыбызда теге яки бу бизнес төре белән иркенләп шөгыльләнергә мөмкин булган буш биналар ифрат күп.

Юрий Александрович бүген эшкуарларга халыкта зур сорау тудырган экологик чиста продукт үстерүгә игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады.

Кызганычка каршы, кайбер эшкуарлар эшчәнлекне үстерүгә грант, стартап һәм субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме алу мөмкинлекләрен дә белеп бетерми.

Малтабарлар кредит-финанс, салым, кече бизнес субъектларына инвестиция ярдәме күрсәтү турында мәгълүмат белән хәбәрдар булырга, тариф һәм бәяләрне дәүләт көйләве белемнәрен үзләштерергә тиеш. Шуларны исәпкә алып, бизнес белән шөгыльләнүчеләргә, бигрәк тә алар яңа эш башлаган чорда, консультацияләр алу, хокук һәм икътисад мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтүне көчәйтү зарур. Кайбер очракларда бәләкәй генә ярдәм дә әллә нинди зур акчалардан мөһим булып чыга.

Район хакимияте кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм күрсәтү өлкәсендә районны социаль һәм икътисади яктан үстерү мәсьәләләрен хәл кылуга керткән өлешенә, ирешелгән уңыш-казанышларына карап эш алып барачак.

Хакимият башлыгының финанс-икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары – финанс идарәсе начальнигы Вахит Кадыйров җыелучыларны кече һәм урта эшкуарлык субъектларының 2018 елдагы эш йомгаклары белән таныштырды. Шунысы куанычлы, узган елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 445тән 454кә кадәр арткан, эшләүче халыкның 38%ы алар өлешенә туры килә. Аларның күпчелеге сәүдә, шулай ук авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнә.

Кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү максатында районда 2019-2024 елларга “БР Благовар муниципаль районында кече һәм урта малтабарлыкны үстерү һәм ярдәм күрсәтү” программасы кабул ителгән.

Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Радик Әхмәдуллин авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм шәхси эшкуарларның эш йомгаклары турында кыскача сөйләп үтте.

Киңәшмә барышында шәхси малтабарларны кызыксындыручы башка мәсьәләләр дә тикшерелде. Атап әйткәндә, залда утыручылар алдында салым хезмәте, район буенча милеккә идарә итү комитеты, Россельхозбанк вәкилләре чыгыш ясады.

Киләчәктә бизнес вәкилләре белән очрашулар гадәтигә әйләнәчәк, ә Эшкуарлар берлеге активы белән атна саен үткәреләчәк, чөнки районны үстерүнең нәтиҗәлелеге күпчелек власть белән бизнесның үзара килешеп эшләвенә, социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә уртак караш һәм уртак тырышлык булуга бәйле.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: