Кайчандыр гөрләп яшәгән авылларның тирә-ягында хәзер шаулап чүп үләне, кычыткан үсә, әллә кайчан кешеләр яшәгән иске, җимерек йортларны, каралты-кураларны күрергә мөмкин. Моның янына әлегәчә сакланган, еш кына киртәләнмәгән зиратлар да өстәлә. Калган авылларның язмышы моннан да аянычрак — хәзер алар урынында басулар иңрәп ята.
Авыл хуҗалыгының сәнәгать нигезенә күчүе тармакта хезмәт җитештерүчәнлегенең искиткеч үсешенә, авылда эшче көчләрнең һәм халык санының кыскаруына һәм ахырда крестьянлыкны бетерүгә, крестьяннарны авыл хуҗалыгы эшчәннәре итүгә китерә. Көнбатыш илләрдә бу процесс тәмамланган, бездә яңа башлана гына һәм җитди социаль мәсьәләләр тудыруга сәбәпче булып тора, минем карашка, әлеге катлаулы социаль күренешнең объектив сәбәпләре шулар.
Шул ук вакытта, тарих авылларны ташландык хәлгә китерсә дә, безнең хәтердән, кешеләр йөрәгеннән җуя һәм кече ватан дигән бөек һәм мактаулы исемне оныттыра алмый. Минем артабангы бәянем шуларның берсе турында. 2016 елда мин “Вакыт һәм үзем турында” дип аталган китабым өстендә эшне тәмамладым, анда шәҗәрәмне бик җентекләп сурәтләдем. Әмма, шулай да, андагы кайбер “ак таплар” аркасында канәгатьсезлек кичердем. Китапта мин әтиемнең туган көнен һәм дөньяга килгән урынын төгәл генә әйтә алмадым, гәрчә 1910 елда Чакмагыш районы авылларының берсендә дөньяга килгән булса да. Архив чыганакларында, интернетта эзләнү эшләре, Чакмагыш районының туган якны өйрәнүчеләре ярдәме, туганнарымның һәм якыннарымның хәтеренә сеңеп калган шул еллардагы өзек-өзек хатирәләре аркасында әтиемнең 1910 елның 3 ноябрендә Чакмагыш районының Калмаш авыл Советына караган Назарьевка авылында туганлыгын ачыкладым. Әлеге авыл билгеләнгән 1912 елгы картаны да таптым. Бабам Лынник Владимир Мартынович 19 гасыр ахырында бәхет эзләп, Украинадан гаиләсе белән нәкъ шунда килә, җир сатып ала. Биредә әтием һәм ике сеңлесе дөньяга киләләр, ә җәмгысы аларның гаиләсендә 8 бала үсә — өч малай һәм биш кыз. 1919 елда гаилә Иваненково авылына (әлеге Троицкий) күчә, биредә, Чәрмәсән елгасы буена урнашкан башка авыллардагы кебек үк, Украинадан күчеп килгән гаиләләр яши. Аның үрнәгенә башка гаиләләр дә иярә. Благовар җире украин халкы күпләп яшәгән төбәккә әйләнә. Назарьевка поселогы, төгәлрәге, унлап ихатадан торган зур булмаган хутор, 30нчы елларда коллективлашу чорында юкка чыга.
Күчеп киткәннән бирле безнең гаиләдән берәү дә анда барганы юк. Озак эзләнүләр нәтиҗәсендә поселокның кайда урнашуы турында төгәл билгеле булгач, мин күптәнге хыялымны тормышка ашырдым — анда барып, Башкортстанда икенче туган илләрен тапкан ата-бабаларым яшәгән җиргә баш идем.
2017 елның җәендә улым Александр, туганнарым Петр, Николай, аның улы Михаил белән кайчандыр Назарьевка авылы урнашкан һәм крестьян тормышы гөрләп торган җиргә бардык.
Кычыткан баскан, әтием кечкенә чакта ялан тәпи су керергә йөгереп төшкән Калмашка елгасы бормаланып аккан урыннарга, иксез-чиксез басуларга, алар янәшәсендәге калкулыкларга һәм урманнарга карап, нинди хис-тойгылар кичерүебезне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Никадәр матур һәм бәрәкәтле Чакмагыш җире! Урында яшәүчеләр утырткан өч рәт тупыллар югалган авылга һәйкәл булып тора кебек, бу агачларга вакыт җиле тимәгән әле. Алар арасында без череп беткән тәре кисәкләре таптык. Күрше Ташкалмаш авылында яшәүчеләр әйтүенчә, биредә зират булган, мәрхүмнәрнең сөлдәләрен туганнары казып алып, әле үзләре яшәгән урынга күчереп җирләгәннәр. Иң соңгысы булып Столяр Максим — әтиемнең һәм бабамның туганы җирләнгән. Максимның улы Николай әтисенең сөлдәләрен Уфа районы Сергеевка авылына алып кайтып җирли. Назарьевкадагы элекке зиратта хәзер буш кабердә бер генә тимер чардуган калган.
Сәфәр соңында без Назарьевкадан җир алып, Иваненково авылы зиратында җирләнгән туганнарыбызның каберләренә салып чыктык. Улым Александр бу сәфәр турында видеофильм төшерде, ул безнең гаилә өчен үзенә күрә реликвиягә әйләнде һәм югалган Назарьевка авылы һәм аңа кагылышлы вакыйгалар һәм күренешләр турында озак еллар хәтерне яңартып торачак.
Узган җәй мин бирегә тагын бер тапкыр килдем. Бу юлы инде минем белән яшьләр — балаларым һәм оныкларым, җыенысы 20дән артык кеше килде.
Аларның дулкынланган йөзләренә карап һәм әлеге урыннар, шәҗәрәбез турында күпсанлы сорауларына җавап биреп, мин балалар өчен горурлык һәм куаныч хисләре кичердем, димәк, алар тамырларын онытмый һәм өлкән буын гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклый. Ышанам, бу сәфәрдән соң алар кече ватан төшенчәсен ныграк аңлагандыр, асылына төшенгәндер, чөнки ул — Туган илебез — Русиянең бер өлеше.