Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2019, 17:59

Кыйммәтле мех үзебездә җитештерелә

Ишеттегезме әле, Олы Әрәмә авылында яхшы токымлы ак төлкеләр үрчетә башлаганнар. Безнең яклар өчен гадәти булмаган кәсеп белән Марат һәм Альбина Кадаевлар шөгыльләнә. Бүгенге көндә аларның крестьян-фермер хуҗалыгында йөздән артык ак төлке исәпләнә.

Кадаевлар үзләре шәһәрдә туып үскән. Гомере буе Себер тарафларында яшәгән һәм Газпром системасында эшләгән гаилә башлыгы көннәрдән бер көнне бар күңеле белән авылга күченеп, тыныч шартларда яшәргә теләвен аңлый. Хатыны да иренең карарына каршы килми. Ул бу вакытта мәктәптә чит телләр укытучысы булып эшләгән була.

— Башкортстанда авыл хуҗалыгы тармагына, шул исәптән фермер хуҗалыкларына ифрат зур ярдәм күрсәтелә. Фермерлык белән шөгыльләнү уе күптән барлыкка килгән иде, әмма кайсы өлкәне сайларга белми йөрдек, — дип сөйли Марат. — Республикадагы хәл белән танышканнан соң, кыйммәтле мех бирүче җәнлекләр үрчетүчеләр аз булуын белдем. Шулай итеп, без ак төлкеләр үрчетүгә тукталдык.

Эш башлар алдыннан республикада кыйммәтле мех җитештерүгә махсуслашкан алдынгы предприятие – “Октябрь” ҖЧҖ урнашкан Күгәрчен районына барып кайттык. Анда хуҗалык эшчәнлеге белән таныштык, белгечләр белән сөйләштек, алар, дөрес юнәлеш сайлагансыз дип, дәртләндереп тә җибәрде. Ә фин токымлы ана төлкеләрне Гафури районындагы фермер хуҗалыгында, ул да “Октябрь” ҖЧҖ технологиясе буенча эшли, сатып алдык. Эшне 25 төлкедән башлап җибәрдек. Тәҗрибә-фәлән булмагач, күпләп сатып алырга җөрьәт итмәдек.

Менә шулай Кадаевлар Олы Әрәмә авылына, Альбинаның әнисе туып үскән якларга килеп төпләнә. Нәнәсенең киң, иркен ихаталы йорты, әйтерсең лә, аларны көткән.

Фермерлык эшчәнлеген башлауларына бер елдан арткан. Шушы вакыт эчендә эшкуарлар ак төлкеләрне, аларның балаларын карау-тәрбияләү, җәнлекләрне сую, эшкәртү, тиреләрен иләү һәм хәтта мехтан әйберләр тегү нечкәлекләрен үзләштерергә дә өлгергән инде.

— Ак төлкеләр үрчетү – бик кыйммәтле шөгыль. Моның өчен аларның рационында төп азыкның ит булуын әйтү дә җитә. Шуңа әлегә бөтен эшләрне үз көчебез белән башкарып чыгарга тырышабыз. Җәнлекләрне, карау- ашатудан тыш, вакциналарны да үзебез ясыйбыз, ясалма орлыкландыруны да үзебез үткәрәбез һ.б. Тик шунысы, тиреләрне иәлү өчен Пермь шәһәрендәге “Красава” мех фабрикасына илттек, — диләр әңгәмәдәшләрем.

Әмма киләчәктә бу эшкә гаилә башлыгы үзе өйрәнмәкче. Ә Альбина мех изделиеләр тегү курсларында укып кайткан.

— Тәүдә, мехны бозып куярмын дип, эшкә курка-курка гына тотына идем. Эшкә өйрәнеп китүдә зур ярдәм күрсәткән күршем Дамира Сәетназаровага рәхмәтлемен, ул элгәре Мода йортында эшләгән булган.

Шулай итеп, кичәге укытучы бүген тегү остасына әйләнгән, матур итеп төрле баш киемнәре, жакетлар, бияләйләр һәм хәтта туннар тегәргә өйрәнгән.

Кадаевлар заказчыларны нигездә интернет аша эзләп табалар, бөтен әйбер аерым заказ буенча тегелә.

— Яхшы сыйфатлы мехтан әйбер тектерергә теләүчеләр булып тора. Ә без үрчеткән фин токымлы ак төлке мехы шул сыйфаты белән аерыла да, ул куе, калын, йомшак, сыйпасы гына килеп тора. Товарның тәүге партиясен уңышлы эш итә алдык, — ди мәкаләм геройлары, шатлыкларын уртаклашып.

Фермерлар район хакимиятендә аларның кәсебенә аңлау белән карауларын әйтте. Әле яңарак кына Иске Сынташ авылында кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү хуҗалыгы өчен биш гектар җир бүлү турында карарга кул куелган. Авылдагы иркенлек, тыныч атмосфера, матур табигать Кадаевлар күңеленә хуш килгән. Җәй көне шушы бүлеп бирелгән җирдә җәнлекләрне асрау өчен корылма төземәкчеләр. Бер сүз белән әйткәндә фермерлар иртәгәсе көнгә зур планнар белән яши. Ак төлкеләрдән тыш, йорт куяннары һәм чәшкеләр тотарга уйлыйлар. Әйткәндәй, ит-мех токымлы куяннарның тәүге партиясе кайтарылган да инде, алар ак төлкеләр белән бик дус яши. Киләчәккә сызылган планнарын гамәлгә ашыруда фермерлык хуҗалыгын үстерүгә грант рәвешендә дәүләт ярдәменә дә исәп тоталар.

Марат һәм Альбинаның бөтен уй-теләкләре чынга ашар дип ышанасы килә. Бәлки аларның үрнәгенә иярүчеләр дә табылыр әле. Кем белә, бер көн килеп Благовар районы тирә-юньдә кыйммәтле мех җитештерүчеләре белән дә дан алыр.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотолары.