Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2019, 16:56

Лицензиясез калды, ләкин акчасыз түгел

7 мартта лицензиясеннән колак каккан “Роскомснаббанк”ның физик берәмлекләр алдында — 18 миллиард сум һәм шәхси эшкуарлар белән юридик берәмлекләргә 4 миллиард сум бурычы бар.

Бу хакта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Башкортстанның Милли банкы рәисе Марат Кашапов хәбәр итте. Ул белдерүенчә, банк вкладларны страховкалау системасында катнашучы булып тора һәм закон буенча халыкның 1,4 миллион сум күләмендә акчасы кайтарып биреләчәк.
Вкладларны стараховклау агентлыгы 14 мартка кадәр банк-агентларны билгеләячәк. Түләүләр 21 мартка кадәр башланырга тиеш.
Читайте нас: