Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2019, 18:25

Банк ябыла

Русия Үзәк банкының узган елда дүрт тапкыр кисәтүенә карамастан, эшчәнлеген җайга сала алмаган кредит учреждениесенең лицензиясе алынды.

Сүз "Роскомснаббанк" (элекке "Башкомснаббанк") турында бара.
Русия Үзәк банкы мәгълүматларыннан күренүенчә, "Роскомснаббанк" "Җинаятьчел юл белән табылган керемнәрне легальләштерү һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору турында" законны бозуда гаепләнә.
Әлеге банк вкладчыларына түләүләр 21 мартка кадәр башланырга тиеш. Шушы көнгә кадәр банк вкладчыларга страховка түләү турында гариза кабул итү урыны, вакыты һәм тәртибе турында мәгълүмат бирәчәк. Түләүләр өчен банк-агентлар 14 мартка кадәр сайланырга тиеш. Мәҗбүри страховкалау фонды исәбенә вкладлар 100 процент күләмендә, әмма 1,4 миллион сумнан да арттырылмыйча түләнәчәк.
Читайте нас: