Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2019, 18:23

Алданган дольщиклар артмаячак

“Роскомснаббанк” лицензиясез калганнан соң, аннан кредит алучы “Беренче трест” компаниясе акчасыз калыр да, бу алданган дольщиклар артуына китерер, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми.

Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин белдерде.
Әлеге вакытта “Беренче трест” Уфада дүрт торак комплексы төзи. Банкның һәм төзүче компаниянең үзара мөнәсәбәтләре гадәти коммерция нигезенә корылган. “Беренче трест”, шулай ук, Саклык банкыннан да кредит ала. Шуңа күрә эшчәнлекне туктату һәм алданган дольщиклар килеп чыгу куркынычы юк. Объектлар вакытында төзелеп бетәчәк.
— Төзелеш темасы белән гражданнарның вкладлары темасын аерып карау мөһим. Компаниягә тыныч кына объектларын төзеп бетерергә мөмкинлек бирергә кирәк. Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына бу мәсьәләне даими контрольдә тотуларын һәм һәр дүшәмбе саен төзелеш һәм фатирлар сату барышы турында отчет бирүләрен үтенәм, — диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
Читайте нас: