Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2019, 18:08

Ветеринарлар укучылар белән очрашты

Узган атна район ветеринария станциясе белгечләре өчен вакыйгаларга бай булды.

Төп эшләреннән тыш, алар район мәктәпләренә чыгып, укучылар белән терлекләрдән кешеләргә йогу ихтималлыгы булган котыру, эхинококкоз кебек хәвефле авырулар турында әңгәмәләр оештырды. Очрашу барышында ветеринарлар укучыларга мәгълүм авыруларның ничек үтүе, терлекләрдә аларның килеп чыгуы, билгеләре һәм кешеләргә янаучы хәвеф турында аңлаешлы телдә җиткерде.

Балаларның барысы да диярлек йорт хайваннарын, аеруча эт-мәчеләрне ярата. Бу йомшаккайларның эхинококкоз кебек хәвефле авыру йөртүчеләр булырга мөмкин икәне турында күпләр уйламый да. Гигиена кагыйдәләрен үтәмәсәң, кешенең әлеге авыруларны шунда ук йоктыруы ихтимал. Шулай ук укучыларга кыргый яки караусыз хайван тешләгән яисә аның селәгәе ачык ярага эләккән очракта нишләргә кирәклеге, йорт хайваннарына котыруга каршы вакцинация ясату зарурилыгы турында сөйләделәр. Болардан тыш, ветеринария станциясе белгечләре башкарган хезмәтләре, эштә очраган кызыклы хәлләр турында бәян итте. Ветеринарлар әйтүенчә, укучылар белән мондый очрашулар бик җанлы үткән. Күпләр чыгыш ясаучыларга сораулар биреп, аларга төпле җаваплар алган.

Район ветеринария станциясенең киеренке эш алып баруы аркасында эпизоотик хәл имин. Әмма алдан искәртү беркайчан да артык булмый.

— Ветеринария хезмәтенең төп бурычы — профилактика. Без йогышлы һәм аеруча хәвефле авырулар килеп чыгуга һәм таралуга юл куймаска тиеш. Авыруны янгын белән чагыштырырга мөмкин, аның нәтиҗәләре дә гаять зур икътисади зыян китерә, — ди район ветеринария станциясе начальнигы Альмир Хөсәенов.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: