Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2019, 18:01

Министрлык җавабы белән ризалашмадылар

Декабрь аенда ук әле Иске Күчәрбайда яшәүчеләр авыл дәвалау амбулаториясендә лаборатория һәм физкабинет эшләүдән туктады дип чаң суккан иде.

Әлеге уңайдан ризасызлык белдереп, республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбировка хат язганнар. Пенсионер Гали Сөләйманов язган мөрәҗәгатькә 157 кеше кул куйган.

“Күчәрбай авыл Советына 14 торак пункт керә. Үзәк усадьбада, төгәлрәге, Иске Күчәрбайда 1000гә якын кеше яши. Авылыбызда ике катлы дәваханә бар. Әмма оптимальләштерү җилләре безне дә урап үтмәде, 2009 елда аны авыл дәвалау амбулаториясе дип үзгәрттеләр. Шул сәбәпле, тәүлек әйләнәсенә эшләүче 10 койка-урын кыскартылды. Бүген килеп дәваханәдә лаборатория һәм физкабинет эшен туктаттылар. Анализ бирү өчен безгә 35 километр үтеп, үзәк район дәваханәсенә барырга туры килә. Даруханәдә дә бөтен кирәкле препаратлар гел генә булмый. Район үзәгенә автобус йөрми, ә автомашина һәркемдә дә юк, шул такси чакыртсаң яисә очраклы машиналарда барсаң гына инде. Шушы проблеманы хәл кылуда ярдәм итүегезне үтенәбез”, — диелгән хатта. Аны күчәрбайлылар район гәзитенә дә җибәргән иде.

Күп тә үтми, Гали Хәбибулла улына Сәламәтлек саклау министрлыгыннан җавап килеп төшә. Әмма авыл халкы аның белән бөтенләй риза түгел. Хатта язылуынча, Күчәрбай дәвалау амбулаториясендә барысы да яхшы: лаборатория дә, физкабинет та эшли.

Иске Күчәрбай авылында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен алгач, район гәзите редакциясе үзәк дәваханә баш табибы М.Вәлиевка запрос җибәрде. Аннан да җавап озак көттермәде. Баш табиб хәбәр итүенчә, “Ике эшне бергә алып баручы хезмәткәр пенсиягә чыгу сәбәпле, февральдән авыл дәвалау амбулаториясендә физкабинет эшләми. Күчәрбай дәвалау амбулаториясендә тикшеренүләр үтү өчен анализ алу тәртипкә салынган. Участок табиб-терапевты пациентларны үзәк район дәваханәсенә җибәргән очракта талон бирә. Ә Күчәрбай дәвалау амбулаториясендә алынган анализларны поликлиника лабораториясенә китерү өчен атнага бер тапкыр автотранспорт бүленә”.

Башкача әйткәндә, авыл дәвалау амбулаториясендә физкабинет белән лаборатория белгеч булмау сәбәпле ябылган. Анализларны атнага бер тапкыр район дәваханәсе лабораториясенә илтәчәкләр. Мондый җавап авыл халкын тынычландырырмы – бәхәсле сорау. Шунысы көн кебек ачык, авыл җиренә табиб һәм фельдшерларны активрак җәлеп итәргә кирәк. Һәм бу мәсьәләне үз агымына куярга ярамый. Аны бүген, шушы сәгать-минутында хәл итү зарур. Югыйсә озакламый дәвалау амбулаторияләрендә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында эшләр кеше дә калмаячак.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: